Икътисад

Кайбер пенсионерларга киләсе айдан түләүләр артачак

Өстәләсе сумма пенсиягә чыгу вакытыннан карала һәм өстәмәләр төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин..
08.07 16:26

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Быелның 1 августыннан пенсия яшендәге кайбер кешеләргә түләүләр артачак. Бу хакта ТАСС яза.

Пенсия фонды хезмәткәрләре сүзнең эшләүче пенсионерлар турында барганлыгын әйтте. Аларга иминият пенсияләрен исәпләгәндә яки алдан исәпләүләр булганда исәпкә алынмаган узган елгы пенсия баллары нәтиҗәләре буенча иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәклар. Ведомствода яңадан исәпләүне Пенсия фондында башкарачаклар, аның өчен кешеләрнең гариза язуы кирәкми, дип өстәп әйттеләр. Максималь балларның күләме өчтән артмый. 2018 елдан башлап иминият пенсиясен билгеләү өчен бер балл 81 сум 49 тиенгә тигез.

Россия пенсия фондында шулай ук 2016 елның 1 февраленнән эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләренә түләүләр индексацияне исәпкә алмый гына башкарылу нормасы үз көченә керде. Шулай итеп, өстәләсе сумма пенсиягә чыгу вакытыннан карала һәм өстәмәләр төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ”ны Татарстанның бренды һәм горурлыгы дип атады

2019 елда "КАМАЗ" автогиганты 50 еллык юбилеен билгеләп узачак.

2019 ел ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлекнең мөһим этабы булачак

Татарстан Президенты яшьләрне республика юбилеен бәйрәм итүгә актив җәлеп итәргә кушты.

Татарстан Президенты Җирле үзидарә органнары структурасы стандартын төзергә кушты

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, аларны яңа стандартлар буенча төзергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов: Җир эшләргә тиеш

Файдаланылмаган җирләрне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты.

Президент районнарда эшмәкәрлекне үстерүне хакимият башлыкларының бурычы дип атады

Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык Юлламасында балаларны мәктәп яшеннән үк эшмәкәрлеккә өйрәтү мөһимлеген әйтте.