Авыл

Кукмара районында хуҗалыкта эшләүчеләргә печән өләшкәннәр

Хуҗалыкта эшләүчеләргә печән - хезмәт көненә карап, ә пайчыларга бер пайга сигез сутый исәбеннән бирелгән.
08.07 19:00

(Кукмара, 8 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). "Восток" җәмгыятендә, аяз, кояшлы көннәрдән файдаланып, тиз арада күпьеллык үләннәрнең беренче кат уңышын җыеп алырга да өлгергәннәр. Хәзер хуҗалыкта эшләүчеләргә, пайчыларга печән өләшкәннәр, дип яза җирле басма.

"КамАЗ" шоферы Мансур Мөхәммәтшин да, машина кабинасыннан төшеп, тырма белән коралланган. Хуҗалыкта эшләгән хезмәт көннәре өчен аңа 67 сутый печән җире тигән. Үзенең шәхси хуҗалыгында да ике сыер, бозаулар, сарыклар асрап көн күрә икән. "Печәне шәп! Хәзер бер әйләндереп, кабартып алсак, кичкә алып төшәрлек тә була, - диде ул, күпереп торган үлән пакосларына ишарә итеп. – Пресслап алып кайтачакбыз, чөнки түкләрне печәнлеккә урнаштыруы уңайлырак". "Восток"та исә күптәннән, армиядән кайтканнан бирле хезмәт куя икән инде. Быел гына яңа машиналы да булган. Кукмара аграр көллиятендә белем алучы улы Рәмис тә хуҗалык эшләрендә катнаша, диделәр. Практиканы да биредә узган. Әтисе сенаж ташыса, ул баз тирәсендә эшләгән. Көллиятне тәмамлауга, хуҗалыкка эшкә кайтырга, әтисе шикелле руль артына утырырга да нияте бар икән егетнең.

"Восток" җәмгыятенең җитәкчесе Алексей Леонтьевның да гаиләсе белән кырда печән әйләндергән чагы иде.

- Печән өсте - барлык туган-тумачаларны берләштерә торган, бер-береңә булыша торган вакыт инде ул. Монда үзең генә әллә ни майтарып булмый. Сыйфатлы печән хәзерләү өчен иң кулай вакыт хәзер, аяз көннәрдән файдаланып калырга кирәк, - диде ул. – Малларны элек-электән күпләп асрыйбыз. Хәзерге вакытта да ике сыер, үгезләр, бозаулар бар. Әти дә терлекләр арасында кайнашырга ярата. Тавык-чебешләр дә тотабыз, әле утызлап үрдәк тә сатып алдык.

Печән хәзерлисе бар дип борчылып торырлык булмасын өчен, шәхси хуҗалыкларга аны соңга калмыйча өләшергә булганнар. Хуҗалыкта эшләүчеләргә печән - хезмәт көненә карап, ә пайчыларга бер пайга сигез сутый исәбеннән бирелгән. Шул ук вакытта былтыргы запаслардан ашлык та өләшеп куйганнар. Күпләрнең кыштан соң малларына ашатырга ашлыклары беткән иде, шуңа күрә иртә бирелгәнгә сөенеп риза булдылар, диделәр. Складларны исә чистартып, яңа уңышны кабул итәргә әзерләп куячаклар.

МТЗ-82 тракторына пресслагыч тагып, күпьеллык үлән басуларын иңләп йөрүче Ядегәр авылы егете Илдус Сабитовның да хәлен белеп килдек. "Менә соңгы гектарлар калып бара, аннары үземнең печән җиренә китәм", - диде механизатор. Илдус төп бәрәңге звеносында эшли икән: үзе утырта, рәт араларын эшкәртә, агу сибә, җыеп алу да аңа йөкләнгән.

Ә бушаган арада башка кыр эшләрендә дә катнаша.

- Мин үземне белә башлаганнан, теш чыкканнан бирле хуҗалык тирәсендә бөтереләм инде, - дип шаярта ул. – Өченче сыйныфта укыганда, әтигә ияреп, трактор кабинасына утырып йөри идем. Хәзер дә гаилә белән биредә эшлибез: тормыш иптәшем Гөлнара фермада хезмәт куя.

Илдусның әтисе Мөдәрис абый хуҗалыкның алдынгы механизаторы булган, хәзер аның эшен өч улы дәвам итә икән. Уртанчысы прессланган төргәкләрне КУН белән олауларга өя, ә иң өлкәне К-700 тракторы белән базда сенаж таптата.

- Механизаторлар, гомумән, барысы да бик тырыш, булган егетләр, тик торганнары юк, - дип мактады җитәкче. –Пресслагычның тагын берсендә эшләүче Газинур Нуриев кукуруз звеносын алып бара: үзе чәчә, рәт араларын эшкәртә, төбен өя. Ә Илдус Нуриев "МакДон" комбайны белән берүзе күпьеллык үләннәрне екты. Шәхси хуҗалыкларга өләшергә дигәнен тәүлек буе урган вакытта гына алмашка кеше куйдык. Печән әйләндерүче ГВК агрегатында исә Фаил Хәсәнов эшләде. Кырчыларны көнгә ике тапкыр җылы ризык белән сыйладык.

Востоклылар хәзерге вакытка күпьеллык үләннәрдән ике баз сенаж салганнар, 350 тонна коры печән әзерләгәннәр. Утыз гектар люцерна белән унбиш гектар тимофеевка үләнен орлыкка дип, ә тагын утыз гектарда күпьеллык үләннәрне яшел масса итеп малларга көндәлек ашатырга калдырганнар. Ул бетүгә, 700 гектарда азык катнашмасы өлгерә, диделәр. Кукурузны 480 гектарда игәләр, шуның 100 гектарын орлыкка сугарга планлаштыралар.

- Җиде баз бар, быел тагын берне ясаячакбыз. Терлек азыгының калган өлешен үләннәрнең икенче каты өлгергәч хәзерләп бетерергә уйлыйбыз, - диде Алексей. - Быел хуҗалыкта әллә ни зур төзелешләр алып бармадык. 65 мал сыйдырышлы бозаулату абзары 100 терлек сыярлык итеп үзгәртеп корылды, тирес чокыры ясалды, ремонт цехы җылытылды. Элек техникаларны урамда төзекләндерергә туры килә иде, ә быел җылыда, корыда эшләделәр. Бүгенге көндә уракта катнашасы комбайннар да ремонтланып, әзерлек сызыгына куелды. Амбар территориясен киртә белән әйләндереп алдык. Хәзерге вакытта ашлык киптерү җайланмасы КЗСта реконструкция эшләре бара. Азык катнашмасы өлгергәнче, КамАЗлар тирес түгәчәкләр, кукурузлар бераз күтәрелсә, аларны өстәмә тукландыруга керешәчәкбез... Башкарасы эшләр берсе артыннан берсе дәвам итә. Табигать тә безгә хәерхаһлы булып, бер яңгырлар явып китсә, тагын да яхшы булыр иде.

"Восток" хуҗалыгында 1950 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 650се - савым сыерлар. Кышлату өчен малларга 800 тонна печән, 18 мең центнер сенаж, 10 мең центнер силос кирәк, диелгән район хәбәрендә.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды, Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты.

Салават Фәтхетдинов иң зур сабан туе Казанда узып, татарлар бирегә җыелырга тиеш дип саный

Җырчы үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты

Татарстандагы ВТБ банкының кредит портфеле 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча МСБ сегментында 33 миллиард сумга җиткән.

Татар дин әһелләре форумы делегатларына әзерләнгән концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле концерты бара.