Фән һәм мәгариф

Чирмешән районы укучылары рус теленнән яхшы нәтиҗә күрсәткән

Тугыз классны тәмамлаган 261 укучының сигезесе әлегә аттестатсыз калган.
09.07 08:00

(Чирмешән, 9 июль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән" , Кадрия Гамирова). Чирмешән районы укучылары елдан-ел рус теленнән яхшырак нәтиҗәләр күрсәтәләр. Үткән ел алты укучы бу фәннән 90нан күбрәк балл җыйган булса, быел алар - 15. 24 укучының белеме 80 баллдан югарырак, дип яза җирле басма.

Район буенча уртача күрсәткеч 73,72 балл. Химия, физика кебек фәннәрдән дә зур баллар җыючы укучылар бар. Күтәмә егете Айдар Хөсәенов химияне “бик яхшы” белүен күрсәтте. Әккәрәй мәктәбенең бер укучысы физика фәненнән 90нан күбрәк балл җыйган. Ивашкино мәктәбеннән берәү җәмгыять белеменнән 80нән күбрәк балл туплаган.

-Математика (52,63 балл), физика (56,18), җәмгыять белеме (60,64), рус әдәбияты (63,43), информатика (63) фәннәреннән уртача баллар үткән еллардагыдан югарырак. Гомумән алганда имтиханнарның нәтиҗәләре яхшы. Унберенчеләрнең барысы да кулларына аттестат алды. Хәзер алар олы тормыш юлына беренче адымнарын ясадылар, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча урынбасары Надежда Фомина.

Укучыларның барысы да аттестатлы булса да, кызганыч, математика (профиль дәрәҗәсендә), биология һәм химиядән - өчәр, җәмгыять белеменнән бер укучы минималь баллар җыя алмаган. Ульяновка, Күтәмә, беренче Чирмешән, кадетлар мәктәп-интернаты, Лашман мәктәпләре, Чирмешән лицее укучылары әлеге сайлап алган фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнарын кабат киләсе елда гына тапшыра алачаклар.

Тугыз классны тәмамлаган 261 укучының сигезесе әлегә аттестатсыз калган. Аларга 10 сентябрьдән соң кабат төп дәүләт имтиханы тапшырырга мөмкинлек бирелә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.