Авыл

Спас районында 3000 тоннага якын туклыклы азык әзерләнгән

Спас районының “Авангард” җәмгыяте басуларында терлек азыгы хәзерләү тулы көч белән бара.
09.07 06:00

(Спас, 9 июль, "Татар-информ", "Яңа тормыш" ). Бу көннәрдә Спас районының “Авангард” җәмгыяте басуларында терлек азыгы хәзерләү тулы көч белән бара, дип яза җирле басма.

Күпьеллык үләннәрнең бер өлеше инде чабылган, озакламый биредә печәнне төргәкләргә төрә башлаячаклар. Хуҗалыкта 1530 гектарда үстерелгән берьеллык үлән басуына да зур өмет баглыйлар. Җыеп алынган печән хуҗалык малларына ашату өчен тотылачак, бер өлешен сатарга планлаштыралар. Хуҗалыкта әле тагын кукуруздан да әйбәт уңыш җыеп алырга өметләнәләр. Быел ул 424 гектарда чәчелгән. Малларның продукциясен арттыруда бу культура да әһәмиятле роль уйный.

Хуҗалык механизаторлары сенаж салуга инде узган айның урталарында ук керешкән. Бүгенге көнгә, мәсәлән, 3000 тоннага якын туклыклы азык әзерләп куелган. Бу билгеләнгән күләмнең өчтән берен тәшкил итә. Коллективның алга куелган бурычны үти алачагына шик юк, чөнки биредә бөтен көчне ныклы азык запасы булдыруга бирәләр. Шунысын әйтергә кирәк, күпьеллык үлән басуының яңартылган өлешендә (барлык мәйданның яртысы) уңыш гектардан уртача 150 центнерлап чыга. Хуҗалыкта күпьеллык үлән басуының мәйданы 737 гектар чамасы: 100 гектардан печән җыеп алыначак, 70 гектары чәчүлек орлык алу өчен файдаланылачак. Калганы исә сенажга салыначак.

Азык әзерләү конвейеры звенолары бер-берсе белән аерылгысыз бәйле. Үләнне “Макдон” комбайны белән Александр Комаров чаптыра, Александр Манурин чит илдә эшләнгән “Ягуар” белән ваклата, яшел массаны КамАЗ машинасы белән Сергей Кузьмин ташып тора. Мөнир Хәмидуллин белән Камил Хәсәнов Т-150 һәм К-700 тракторлары ярдәмендә тыгызлый. Хуҗалыкта басуда эшләүчеләрне көненә ике тапкыр ашату оештырылган. Эш күп булса да, механизаторлар сынатмаска тырыша, ә калганы исә һава торышына бәйле. Кызганыч, көннәрнең гадәттәгедән эссерәк торуы шактый авырлыклар тудыра, диелгән район хәбәрендә.

 – Эшләрне вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу өчен барысы да каралган, – ди “Авангард”ның баш агрономы Анатолий Маркин. – Механизаторлар бу эшнең никадәр әһәмиятле булуын яхшы аңлый, техника ышанычлы, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, ашату белән бәйле мәсьәләләр алдан хәл ителде.

Механизаторлар хуҗалык терлекләрен кышкы чорда кирәк кадәр азык белән тәэмин итү өчен булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланалар. Кызу, дип тормыйлар, иртәдән үк җиң сызганып эшкә керешәләр.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.