Татар дөньясы

Мәскәүнең "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Аны Россия башкаласының "Красная Пресня" паркында узган Сабан туенда сайладылар.
09.07 10:22
(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Мәскәүнең "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Аны үткән шимбәдә Россия башкаласының "Красная Пресня" паркында узган Сабан туенда сайладылар. Бу хакта "Ак калфак" оешмасының Мәскәү бүлеге хәбәр итә. 
 
"Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлешендә Мәскәү данын 22 яшьлек Адилә Забирова яклаячак. 
 
"Татар кызы" исеме өчен Мәскәүдә 5 туташ ярышкан. Аларга Радик Яруллин, Рәсим Фасыйхов, Наилә Фатехова, Айрат Сафин кебек танылган артистлар бәя биргән. "Халык гүзәле" номинациясендә җиңүчене исә социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән ачыклаганнар. 
 
  • "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлеше 6 октябрь көнне Казанның "Татнефть Арена" Боз сараенда узачак. 
  • Быел бәйгенең сайлап алу этабы Россиянең 30 төбәгендә, Казахстан һәм Венгриядә уздырыла. Анда җиңүчеләр финалга юллама ала. Туташлар, 5 мең тамашачы каршында чыгыш ясап, үзләренең татар телен, мәдәниятен, тарихын белүләрен, иҗади сәләтләрен жюрига күрсәтергә тиеш була. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Президент Татарстан белән "ЛУКОЙЛ"ның товар әйләнеше 50 миллиард сумга җитүен белдерде

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "ЛУКОЙЛ" гамәви акционерлык җәмгыяте президенты Ваһит Алекперов белән очрашты.

Р.Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышын уздырды

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештыру кирәк.

Минтимер Шәймиев: Кешеләрне сөендереп, яшьләргә үрнәк булырлык матур эшләр эшләнә

"ЛУКОЙЛ" ширкәте оештыра торган бәйгедә 146 проект җиңүгә лаек, дип табылды.

Кама Аланы бистәсенә шәһәр статусы бирелергә мөмкин

Кама Аланы башлыгы сүзләренчә, бары тик биредә яшәүчеләр ризалыгы белән генә бистә шәһәр статусы алырга мөмкин.

“Сөембикә” операсының авторлары спектакльдә хатын-кыз язмышын сурәтләүләрен әйтәләр

“Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн - 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк.