Спорт

«Казан Арена» стадионында Дөнья чемпионаты матчларын 255 меңгә якын кеше караган

Дөнья чемпионаты матчларында тамашачылар саны буенча Казан беренче 5 шәһәр арасына кергән.
09.07 12:44

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). «Казан Арена» стадионында футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларын 254,5 мең кеше караган. Казан мэриясенең матбугат хезмәте шундый саннар китерә.

6 июльдә Бразилия – Бельгия җыелма командалары арасында узган чирек финал матчына иң күп тамашачы килгән. Уенны 42 мең 873 кеше караган, стадион тамашачылар белән 95 процентка тулган. 30 июньдәге Франция - Аргентина һәм 24 июньдәге Польша - Колумбия матчларына да якынча шул кадәр үк тамашачы килгән.

Дөнья чемпионатының Казанда узган беренче матчын (Франция - Австралия) 41 мең 279 кеше караган.

Мундиаль вакытында Бразилия, Колумбия, Аргентина, Бельгия, Франция, Кытай, Көньяк Корея, Австралия һ.б. илләрдән Казанга 100 меңнән артык турист һәм җанатар килгән.

«Турстат» мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә 14 июньнән 7 июльгә кадәр Дөнья чемпионатының барлык матчларын 2 миллион 747 меңнән артык кеше тамаша кылган. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.