Авыл

Кооперативларда ышанычлы хезмәттәшләр тупларлык җитәкче-лидерлар кирәк - М.Әхмәтов

"Урыннарда мондый кешеләрне күбрәк тәкъдим итсәләр, акча мәсьәләсен тизрәк хәл итә алабыз", - диде министр.
09.07 13:22

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кооперативларда үзе белән бергә эшләрдәй, бер-берсенә ышанычы булган кешеләрне туплый ала торган җитәкче-лидерлар кирәк. Татарстанның Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Дәүләт Советы утырышында "Авыл территорияләре үсеше системасында кооператив хәрәкәт" фәнни-гамәли конференциясеннән соң журналистларга шулай дип белдерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, кызганыч, элегрәк бу юнәлешкә җитәрлек игътибар бирелмәвен билгеләп узды. "Бүген экспертлар, Дәүләт Советы депатутлары инициативасы буенча, республикада җитди аналитик эш үткәрелә. Шул исәптән, закон чыгару эшчәнлеген камилләштерү буенча да. Бер атна элек без шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыруны караган идек. Бу ярдәмнең мөһим формасы буларак, бүген экспертлар кооперацияләр үсешен куәтле рычаг дип бәяләделәр», – дип, ул белгечләрнең тәҗрибә өйрәнү өчен Липецк өлкәсенә барганнарын да әйтте. «Бу - производствоны үстерү генә түгел, иң мөһиме, кооперация авылда тормыш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирер иде», - диде Юрий Камалтынов.

«Без бу мәсьәлә белән системалы рәвештә шөгыльләнеп торабыз. Елына ике тапкыр авыл активы белән очрашулар үткәрелә, әлбәттә, бу булыша. Һичшиксез, бүгенге очрашу әлеге юнәлештә яңа этәргеч бирер, дип ышанабыз» - дип белдерде Экология, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев кереш сүзендә.

Марат Әхмәтов журналистларга белдергәнчә, кызганыч, бүген кайнап эшли торган кооперативлар күп түгел. «Безнең республикада бөтен яктан тәңгәл килеп эшләүче 40лап кооператив бар . Аның гамәлгә куелган дип саналганнары 100 дән артык. Күбесен эш белән тутырырга кирәк. Иң зур проблема – кооперативларда үзе белән бергә эшләрдәй, бер-берсенә ышанычы булган кешеләрне туплый ала торган җитәкче-лидерлар кирәк. Аларның әле эшмәкәрлек тәҗрибәсе дә, халык алдында ышанычы да булырга тиеш. Ә дәүләт ярдәме мәсьәләсендә, мин хәтта акча мәсьәләсен беренче итеп куймас идем. Беренче мәсьәләдә - әйдәп баручы җитәкчеләр.

Җирле хакимиятнең урындагы үзенчәлекләрне тирәнрәк өйрәнеп, халык ихтыяҗын белешеп эшләве зарур. Хәтта кайбер авылларда традиция буенча ни беләндер шөгыльләнүчеләр бар бит. Урыннарда шушындый кешеләрне күбрәк тәкъдим итәсәләр, акча мәсьәләсен без тизрәк хәл итә алабыз. Кооперативлар үсешенә 250 млн сум дип карадык. Әле мин, кирәк икән, ул сумманы еллык бюджет күләмендә киңрәк карарга да риза, әмма акчаны кемгә ышанып бирергә дигән сорау бар. Аларның бизнес-планнары ничек, дөрес юл белән бара алалармы, аннары яңадан нәрсә эшләргә тиеш булалар. Бик күп нәрсә өйрәтү, укытудан да тора, әлбәттә. Беренчедән, булдыклы кешеләрне ачыклау, икенче чиратта, аларга матди җирлек тудыру. Дөрес, бер бюджетка гына ышанып торырга ярамый. Аның өстенә Авыл хуҗалыгы банкы да, вак эшмәкәрлеккә булыша торган махсус банк бар. «Лизинг-грант», Гарантия фонды дигән компанияләр бар. Аларның һәркайсының, бик күп министрлыкларның бергә эшләүләре кирәк. Җирле хакимиятнең тирәннән кызыксынуы, үз үзенчәлегенә тәңгәл китереп, халыкны туплавы кирәк», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, кооперативларны куәтләндерү юнәлешендә министрлыкта үз командасы белән махсус урынбасар бар. Моның белән Ришат Хәбипов шөгыльләнә. «Шулай ук, "Компетенцияләр үзәге" дәүләт бюджет учреждениесен оештырып киләбез. Кадрлар әзерләү, аларның һөнәри осталыгын арттыру буенча шөгыльләнергә тиешле структура була инде ул. Һәр районда булмаса да, берничә районны берләштереп, аларның вәкилләре булырга тиеш була. Алар махсус программа буенча эшләргә тиеш. Кооператив институт кадрлар ачыклау буенча эшкә актив тотынды. Андый дәрәҗәдә эш башланды, ләкин аның нәтиҗәсе «килдек тә, җиңдек» дип әйтә торган түгел. Вакыт, халык белән эшләү, игътибарлы булып дәвам итәргә кирәк бу эшне», - дип белдерде Марат Әхмәтов.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды, Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты.

Салават Фәтхетдинов иң зур сабан туе Казанда узып, татарлар бирегә җыелырга тиеш дип саный

Җырчы үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты

Татарстандагы ВТБ банкының кредит портфеле 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча МСБ сегментында 33 миллиард сумга җиткән.

Татар дин әһелләре форумы делегатларына әзерләнгән концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле концерты бара.