Сәясәт

Элемтәләрнең ныгуы куандыра - А.Песошин Кытай Коммунистлар партиясе комитеты сәркатибенә

Татарстан Премьер-министры Казанда Харбин шәһәре Кытай Коммунистлар партиясе комитеты сәркатибе Ван Чжаоли белән очрашты.
09.07 14:51

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин Харбин шәһәре Кытай Коммунистлар партиясе комитеты сәркатибе Ван Чжаоли җитәкчелегендәге Кытай делегациясен сәламләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кытай Халык Республикасы – Татарстан Республикасының иң мөһим тышкы икътисади партнерларыннан берсе. Без Казанда сезне күрүебезгә һәрвакыт шат», - дип белдерде Премьер-министр.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В.Песошина с секретарем комитета Коммунистической партии Китая г. Харбина (провинция Хэйлунцзян) Китайской Народной Республики господином Ван Чжаоли

Ул Кытай вәкилләре Казанда вакытларын нәтиҗәле үткәрер дигән ышаныч белдерде.

«Соңгы вакытта элемтәләрнең ныгуы куандыра. Һәр ике яктан да эшлекле сәфәрләр саны арта», - дип искәртте Песошин.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В.Песошина с секретарем комитета Коммунистической партии Китая г. Харбина (провинция Хэйлунцзян) Китайской Народной Республики господином Ван Чжаоли

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбинда 2015 елның октябрендә булган иде. Кытай делегациясе Татарстанга җавап визиты белән 2016 елның сентябрендә килде. Узган елның мартында республикада Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәтенең чит ил эшләре канцеляриясе башлыгы Ван Хайцзюнь җитәкчелегендәге Кытай делегациясе булып китте.

ТР Премьер-министры төбәктә гамәлгә ашырыла торган кайбер уртак проектларны («Мәскәү – Казан» югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше, Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге, «Европа – Көнбатыш Кытай» автомагистрале) атады.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В.Песошина с секретарем комитета Коммунистической партии Китая г. Харбина (провинция Хэйлунцзян) Китайской Народной Республики господином Ван Чжаоли

  • Россия һәм Кытайда 2018-2019 еллар Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Президент Татарстан белән "ЛУКОЙЛ"ның товар әйләнеше 50 миллиард сумга җитүен белдерде

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "ЛУКОЙЛ" гамәви акционерлык җәмгыяте президенты Ваһит Алекперов белән очрашты.

Р.Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышын уздырды

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештыру кирәк.

Кама Аланы бистәсенә шәһәр статусы бирелергә мөмкин

Кама Аланы башлыгы сүзләренчә, бары тик биредә яшәүчеләр ризалыгы белән генә бистә шәһәр статусы алырга мөмкин.

“Сөембикә” операсының авторлары спектакльдә хатын-кыз язмышын сурәтләүләрен әйтәләр

“Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн - 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк.

Табигый газ ягучы техникаларның халыкара йөреше Бөгелмә аша узды

Техника колоннасы Баулы, Бөгелмә, Әлмәт аша уза, аннары Алексеевскига һәм Казанга юнәләчәк.