Икътисад

Россия Финанс министрлыгы 2019 елда бюджет чыгымнарын киметергә ниятли

Сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм спортка, шулай ук мәдәният һәм кинематографиягә чыгымнарның азаю фаразлана.
09.07 15:18

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Финанс министрлыгы 2019 елда сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм спортка чыгымнарны киметергә ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Төп бюджет сәясәте юнәлешләре проектына сылтама ясап хәбәр итә.

Әйтик, торак-коммуналь хуҗалыгына чыгымнар кимиячәк. 2018 елда әлеге тармакка бюджеттан – 147,6 миллиард, 2019 елда – 127,9 миллиард, 2020 елда – 122,1 миллиард, 2021 елда нибары 103,9 миллиард сум бүлеп бирү күздә тотыла.

Финанс министрлыгы шулай ук мәдәният һәм кинематографиягә чыгымнарның азаюын фаразлый. 2018 елда аңа – 103,2 миллиард, 2019 елда – 98,3 миллиард, 2020 елда – 91,4 миллиард, 2021 елда 88,5 миллиард сум бүленәчәк.

  • Моңа кадәр Татарстан Дәүләт Советы республикада социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау, юлларның инженер структурасы, социаль әһәмияткә ия мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү, белем бирү оешмаларында ике айдан алып өч яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру кебек юнәлешләргә бюджетның чыгымнар өлешен арттырырга ниятләүләре хакында хәбәр иткән иде.

 


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов "ЭкоНива" җитәкчелеге белән авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек турында сөйләште

«ЭкоНива-АПК Холдинг» компаниясе - Россиядә сөт җитештерүчеләр арасында иң эресе, биредә тәүлегенә 1 400 тонна сөт җитештерелә.

Тоткыннар белән эшләп, без үзебезгә ярдәм итәбез – Камил Сәмигуллин

КФУда хәйриячелек, авыру балаларга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү юлларына багышланган семинар булды.

Айдар Галимов призларына футбол турниры 10 еллык юбилеен билгеләп үтте

Җанатарлар арасында легендар футболчы, СССРның атказанган спорт остасы Вәгыйз Һидиятуллин да бар иде.

Минтимер Шәймиев катнашындагы «Вера» фильмын Симферопольдә күрсәтәләр

6-10 ноябрьдә Россия халыкларының милләтара бердәмлеген ныгытуга багышланган кинофестиваль Симферополь, Евпатория һәм Ялтада узачак.

Камал театры яңа сезонда җиде премьера тәкъдим итәчәк

Театрның беренче премьерасы 4 -7 ноябрь көннәренә билгеләнгән.