Фән һәм мәгариф

Кукмарада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының күчмә утырышы узды

Әлеге чарада республикадан килгән 450 делегат катнашты.
09.07 22:00

(Кукмара, 9 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Кукмара районында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 7нче Бөтенроссия съездының күчмә утырышы булды. Укытучыларның республика август киңәшмәсе кысаларында үткәрелгән әлеге чарада татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре директорлары, мәгариф идарәсе башлыкларының укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлары, милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлар, укытучылар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты, дип яза җирле басма.

Кунаклар Кукмара һәм Зур Сәрдек гимназияләрендә, Манзарас мәктәбендә, Кукмараның "Кыңгырау", "Кояшкай", "Йолдызлык", Зур Сәрдекнең "Әкият" балалар бакчаларында булдылар. 450 делегат катнашында узган чараның программасы да искиткеч бай иде.

Пленар утырышында Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин да катнашты.

- Һәрберебезне татар телен укыту ничек булыр, аны киләчәк буын өчен саклый алырбызмы, дигән сорау борчый. Бу мәсьәлә бүген мәктәпләрдә, гаиләләрдә генә түгел, ил күләмендә хәл ителергә тиеш. Безгә эшләү өчен шартлар бар, бары тик алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк, - диде ул үз чыгышында. – Бүген без Кукмара районында мәгариф эшенең торышы белән таныштык. Биредә күпмилләтле халык яши, алар дус-тату гомер итә, үз телләрендә белем ала. Безне кунакчыл кабул итүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Без аларның уңай тәҗрибәләренә, тормыш-көнкүрешләренә сокландык.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.