Мәдәният

Мамадыштагы Питрау бәйрәменә 35 фольклор коллектив чакырылган

Бәйрәмдә шулай ук Ришат Төхвәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Раяз Фасыйхов, Виталий Агапов, Иркә, Вадим Захаров һ.б. чыгыш ясаячак.
09.07 20:46

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). 14 июльдә 19нчы тапкыр узачак Питрау бәйрәмендә Татарстаннан, Чиләбе өлкәсеннән һәм Башкортстаннан фольклор коллективлар җыелачак. Бу хакта "Туганайлар" газетасы хәбәр итә.

Питрәч, Теләче, Чиләбе өлкәсе Париж авылыннан, Кукмара, Башкортостан республикасы Бакалы районы, Зәй, Менделеев, Балык Бистәсе районыннан килгән коллективлар импровизацияләнгән "Керәшен авылында" үз йортларына, ишегалларына чакыралар.

Тырлау аланында фестиваль кунагы татар эстрадасы йолдызлары чыгышын карый һәм керәшен җырларын тыңлый алачак. Сәхнәдә Ришат Төхвәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Раяз Фасыйхов, Виталий Агапов, Иркә, Вадим Захаров, Миңгол Галиев, Алина Даутова, Марина Карпова, Ришат Фазлыяхмәтов, Радик Шәрибҗанов, Рәфинә Ганиуллина, шулай ук “Бәрмәнчек” ансамбле чыгышлары көтелә.

Яшьләр дискотекасында Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев, Илназ Гарипов, Вилдан Villi, Альберт Нурминский һәм Фәрит Низамиев чыгыш ясаячак.

Кайбер мәгълүмат чараларында бәйрәмгә Надежда Кадышева киләчәк дигән хәбәр таралды. "Туганайлар" газетасы бу хәбәрнең дөрес булмавын әйтә. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак

Татарстан Президенты кыска вакытлы эш сәфәре белән Түбән Новгородка барачак.

Агросәнәгать комплексының үсеше дәүләт ветеринария хезмәте эшенә бәйле - Алексей Песошин

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария идарәләренә 101 машина тапшырды.

Р.Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Россия фәннәр академиясе Россия төбәкләрендә Р-ОДФО термопластик өлешчә критсаллашучы полиимид һәм башка полиимидлар производствосын оештырырга тели.

Казаның автопассажир оешмаларына табигый газда эшләүче 30 автобус тапшырдылар

Ел азагына кадәр Татарстан башкаласында табигый газда йөрүче 82 “НЕФАЗ” һәм Lotos автобус йөри башлаячак.

Илдус Фазлетдинов: Матбугат калькалар белән чуарланган, ясалма телгә якынрак

Татар журналисты әйтүенчә, бүгенге матбугат замана укучысының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерми.