Мәдәният

Тын океан флоты оркестры “Казан фанфаралары” фестивалендә катнашачак

Тын океан флоты оркестрыннан тыш Россия оборона министрлыгы Казанга Самара, Саратов, Уфа, Пенза һәм Йошкар-Оладан биш оркестрны җибәрәчәк.
09.07 21:47

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Казан Кремлендә VII “Казан фанфаралары” оркестрлары фестивалендә Владивостокның Тын океан флоты оркестры беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казан фанфаралары” оркестрлары фестивале 16нан 19 августка кадәр узачак. Дүрт көн эчендә 14 шәһәрдән 19 коллектив, 600дән артык музыкант чыгышы көтелә.

Фестиваль көннәрендә оркестрлар “Черек күл”, “Крылья Советов”, “Урицкий исемендәге парк” һәм “Җиңү паркы”нда чыгыш ясаячак. Тын океан флоты оркестрыннан тыш Россия оборона министрлыгы Казанга Самара, Саратов, Уфа, Пенза һәм Йошкар-Оладан биш оркестрны җибәрәчәк.

Казанны яшь музыкантларның ике оркестры – Тынлы оркестр һәм 13нче музыка мәктәбеннән Барабанчылар ансамбле тәкъдим итәчәк.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Безнең яңа укытучы"гранты ияләре билгеле,"Ефәк юлы" марафоны катнашучылары парадка җыелды, Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга Самарада була.

Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный

Милли шура рәисе сүзләренчә, татар халкы туган телен белгән оныкларым белән горурланам, дип яшәргә тиеш.