Спорт

Владимир Путин Дөнья чемпионатының финал матчын карарга җыена

Путин Россия-Хорватия матчын карарга килмәде.
10.07 08:33

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин футбол буенча Дөнья чемпионатының финал матчын карарга җыена. Бу турыда аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйткән. Әлеге хәбәрне RT агентлыгы яза.

"Аны ябылу тантанасында көтәбез", - дигән Песков.

Путин Россия-Хорватия матчын карарга килмәде. "Ул Черчесов белән элемтәдә торды, егетләр өчен чын күңелдән җан атты", - дип әйткән Президентның матбугат сәркатибе.

  • Россия җыелмасы Хорватия командасына чирек финал матчында 2:2 (3:4 пенальти) хисабы белән җиңелде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узган чарада Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин, Татарстан депутатлары һәм башкалар катнашты.

Казан мэры Президент юлламасы турында: Бурычлар куелды һәм без аларны үтәргә әзер

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешен саклауның әһәмиятен әйтте.

Авылдагы мәдәният оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә пособие бирәчәкләр

Урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләнәчәк.

Татарстанда 2019 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме билгеле булды

Республикада 73 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә акча ала.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гериатрия хезмәте оештырырга тәкъдим итте

Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.