Хәвеф-хәтәр

«Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы аккошны эт талап үтергән

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен хокук саклау органнары белән берлектә ачыклыйлар.
10.07 09:26

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казанның «Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы кара төстәге Австралия аккошын сукбай эт талап үтергән. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Этнең аккошка һөҗүм итүе хакындагы хәбәр дирекциягә сишәмбегә каршы төндә килгән. Дирекция хезмәткәрләре шунда ук паркка юл тоткан, әмма Одиллияне коткарып кала алмаганнар.

Матбугат хезмәтендә әйткәнчә, Зигфрид кушаматлы икенче аккошны орнитология үзәгенә алып киткәннәр. Ул тиешле карар кабул ителгәнгә кадәр шунда яшәячәк.

Гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен хокук саклау органнары белән берлектә ачыклыйлар. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Безнең яңа укытучы"гранты ияләре билгеле,"Ефәк юлы" марафоны катнашучылары парадка җыелды, Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга Самарада була.

Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный

Милли шура рәисе сүзләренчә, татар халкы туган телен белгән оныкларым белән горурланам, дип яшәргә тиеш.