Мәдәният

“Татар-информ”да Әлфия Афзалова истәлегенә багышланган концерт хакында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
10.07 11:05

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). 11 июль көнне 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева һәм Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова катнашында матбугат конференциясе узачак.

Очрашуда сүз Әлфия Афзалованың истәлегенә багышланган концерт хакында барачак. Чара футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында Fan Fest җанатарлар фестивалендә узачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Безнең яңа укытучы"гранты ияләре билгеле,"Ефәк юлы" марафоны катнашучылары парадка җыелды, Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга Самарада була.

Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный

Милли шура рәисе сүзләренчә, татар халкы туган телен белгән оныкларым белән горурланам, дип яшәргә тиеш.