Татар дөньясы

Чит илләрдә яшәүче татар балаларына "Сәләт"кә бушлай килү һәм ял итү мөмкинлеге тудырылган

"Шуңа күрә чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап яши", - ди Тимур Сөләйманов.
10.07 11:14

(Казан, 10 июль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Быел "Сәләт" VII Халыкара яшьләр белем бирү форумында чит илләрдә яшәүче татар балаларына "Сәләт"кә бушлай килү һәм ял итү мөмкинлеге тудырылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов әйтте.

Өченче сменада илледән артык сәлкеш (“Сәләт”кә йөрүче балаларны шулай атыйлар – ТИ) татар мохите, халыкның тормыш-көнкүреше белән танышкан. 

“Канада, Америка, Финлядия, Чехия, Төркия, Испания, Австралия, Гарәп Әмирлекләре һ.б. чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез “Сәләт” аланында узган төрле чараларда катнаштылар. Уку-укыту мәйданчыкларында татар телен өйрәнделәр, уеннарда актив катнаштылар. Гомумән, вакытны файдалы һәм күңелле уздырдылар дип саныйм. Сәлкешләр мәдәни чараларда үзләренең сәләтен күрсәттеләр, үзенчәлекле урыннарга экскурсияләргә йөрделәр. Төп максат – чит илдә яшәгән татар балаларын туган яклары белән таныштыру һәм аларга татар мөхитен күрсәтү иде. Әти-әниләре шалтыратып рәхмәт сүзләре җиткерде, без үзебез дә бик канәгатъ калдык. Алга таба да әлеге элемтәне өзмичә эшләргә тырышабыз, яңа проектларны чынга ашырырга планлаштырдык”, - диде Тимур Сөләйманов.

Билгеле булганча, Канаданың Монреаль шәһәрендә “Сәләт-Монреаль” профильле сменасы эшләп килде. Быел чит илләрдә яшәүче татар балалары өчен халыкара укыту үзәге ТР президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән Казанда ачылды.

“Хәзер форумда Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә балалар берләшә ала. Милләттәшләребезгә бушлай “Сәләт”тә ял итәргә мөмкинлек тудырганы өчен президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка рәхмәтебезне белдерәбез. Ул сәләтле балалар дәүләтен үстерүдә зур ярдәм күрсәтә. Шуңа күрә чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап яши. Киләчәктә татарлар яшәгән һәр төбәктә “Сәләт”не үстерергә язсын”, - дип теләде “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.