Сәясәт, Җәмгыять

Төркиянең яңа Министрлар кабинеты билгеле булды - исемлек

Элеккеләреннән ике генә министр вазифасын саклап калды.
10.07 12:46

(Истанбул, 10 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Төркиядә яңадан президент вазифасына керешүче Рәҗәп Тайип Эрдоганның инаугурациясе узды. Шулай ук бу көнне ил идарәсе парламент формасыннан президент формасына күчте.

Хәзер бөтен хакимият президент кулында булачак, премьер-министр вазифасы бетерелә. Илбашы беренче эше итеп Министрлар кабинетын билгеләде. Министрлыкларның саны 26дан 16га кимеде. Кайбер министрлыкларның атамалары үзгәрде.

Бүгенге Төркия хөкүмәтендә элеккеге кабинеттан ике министр кала. Элеккеге Тышкы эшләр министры Мәүлүт Чувашоглу вазифасын дәвам итә. Президентның кияве, элеккеге Энергетика һәм табигый ресурслар министры Бәрат Албайрак Хәзинә һәм финанс министры итеп билгеләнде.

Яңа хөкүмәттә ике хатын-кыз министр бар: Мәшгульлек, социаль хезмәтләр һәм гаилә министрлыгын Зәһра Зүмрүт Сәлчук җитәкләсә, Сәүдә министрлыгы Руһсар Пәкҗанга тапшырылган.

Төркия Министрлар кабинетының яшь буенча иң өлкәне - Милли оборона министры Хулуси Акар һәм Сәүдә министры Руһсар Пәкҗан. Хулуси Акарга 66 яшь булса, Руһсар Пәкҗан 60 яшендә. Ә иң яшь министрлар Зәһра Зүмрүт Сәлчук – 39, Бәрат Албайрак 40 яшендә.

Төркиянең яңа министрлар кабинеты түбәндәгечә:

Президент урынбасары – Фуат Октай, 1964 елда Йозгат төбәгендә туган, Чукурова университетында идарә итү бүлегендә белем алган, АКШның Wayne State университетында индустрия инженерлыгы буенча магистратура һәм докторантура тәмамлаган.

Юстиция министры – Абдулхәмит Гүл, 1977 елда Газиантеп төбәгендә туган, имам-хатыйблар әзерли торган лицейны тәмамлагач, Анкара университеты хокук бүлегендә укыган.

Мәшгуллек, социаль хезмәтләр һәм гаилә министры – Зәһра Зүмрут Сәлчук, 1979 елда Орду шәһәрендә туган. Билкент университеты икътисад бүлегендә белем алган. АКШта Michigan һәм Teksas университетларында магистратура һәм докторантура тәмамлаган.

Тышкы эшләр министры – Мәүлет Чавушоглу, 1968 елда Аланиядә туган. Анкара университеты халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген тәмамлап, New York Long Island университетында икътисад буенча магистратура белеме алган, Билкәнт һәм London School of Economics югары уку йортларында докторантура тәмамлаган.

Эчке эшләр министры – Сөләйман Сойлу, 1969 елда Истанбулда туган. Истанбул университетының идарәчелек бүлеген тәмамлаган.

Милли оборона министры – Хулуси Акар, 1952 елда Кайсери каласында туган. 1972 елында хәрби академия тәмамлаган, алга таба укуын Кораллы көчләр академиясендә дәвам иткән һәм АКШның Кораллы көчләр персонале колледжын тәмамлаган.

Милли мәгариф министры – Зыя Сәлчук, 1961 елында Анкарада туган. Анкара югары уку йортының педагогика факультетында белем алган, шунда ук үсеш психологиясе буенча магистратурада укыган, Хаҗәттәпә университетында психологик консультация һәм җитәкчелек буенча докторантура тәмамлаган. Гази университетында доцентлык һәп профессорлык дәрәҗәләре алган.

Сәламәтлек саклау министры – Фаһреттин Коҗа, 1965 елда Коньяда туган. Истанбул университеты медицина факультетын тәмамлаган.

Энергетика һәм табигый ресурслар министры – Фатих Дөнмәз, 1965 елында Биләҗиктә туган, Истанбулда Йолдыз техник университетының электроника инженерлыгы бүлеген тәмамлаган.

Транспорт һәм инфраструктура министры – Мәһмәт Җаһит Турһан, 1960 елда Трабзонда туган. Карадиңгез техник университеты архитектура факультетын тәмамлаган. Шунда ук магистратура белеме алган.

Тирә-як мохит һәм урбанизм министры – Мурат Курум, 1976 елында Анкарада туган, Сәлчук югары уку йортының төзүче инженерлык бүлеген тәмамлаган.

Авыл һәм урман хуҗалыгы министры - Бәкир Пакдәмирли, 1973 елында Измирдә туган. Билкәнт университеты идарәчелек факультетында белем алган. Башкент югары уку йортында - магистратура, Җәлал Баяр университетында икътисад буенча докторантура тәмамлаган.

Мәдәният һәм туризм министры – Мәһмәт Эрсой, 1968 елда Истанбулда туган, Истанбул университетының инглизчә идарәчелек бүлеген тәмамлаган.

Яшьләр һәм спорт министры – Мәһмәт Касапоглу, 1976 елында Истанбулда туган. Мәрмәрә урниверситетында икътисад һәм идарәчелек факультетында белем алган. АКШның Palm Beach Atlantic университетында - магистратура, Истанбул университетында докторантура тәмамлаган.

Хәзинә һәм финанс министры – Бәрат Албайрак, 1978 елында Истанбулда туган. Истанбул университеты инглизчә идарәчелек бүлегендә белем алган. Магистратура һәм докторантура программаларын АКШның New York Pace университытенда тәмамлаган.

Сәүдә министры – Руһсар Пәкҗан, 1958 елда Маниса төбәгендә туган. Истанбул техник университеты электрик факультетын тәмамлаган, укуын шул ук уку йортында магистратурада дәвам иткән.

Сәнәгать һәм технология министры – Мостафа Варанк, 1976 елда Трабзонда туган. Имам-хатыйблар әзерләүче лицейны тәмамлап, Анкарадагы Урта көнчыгыш техник университеты политология һәм дәүләт идарәчелеге бүлегендә укыган. АКШның Indiana университетында компьютер системалары буенча магистратура тәмамлаган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Президент Татарстан белән "ЛУКОЙЛ"ның товар әйләнеше 50 миллиард сумга җитүен белдерде

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "ЛУКОЙЛ" гамәви акционерлык җәмгыяте президенты Ваһит Алекперов белән очрашты.

Р.Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышын уздырды

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештыру кирәк.

Кама Аланы бистәсенә шәһәр статусы бирелергә мөмкин

Кама Аланы башлыгы сүзләренчә, бары тик биредә яшәүчеләр ризалыгы белән генә бистә шәһәр статусы алырга мөмкин.

“Сөембикә” операсының авторлары спектакльдә хатын-кыз язмышын сурәтләүләрен әйтәләр

“Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн - 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк.

Табигый газ ягучы техникаларның халыкара йөреше Бөгелмә аша узды

Техника колоннасы Баулы, Бөгелмә, Әлмәт аша уза, аннары Алексеевскига һәм Казанга юнәләчәк.