Фән һәм мәгариф

Татарстан балаларына җәйге лагерьларга 54,8 меңнән артык түләүсез юлламалар бүленгән

Быел сәламәтләндерү лагерьларында 218 мең 672 бала ял итә.
10.07 15:32

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Быел Татарстан балаларына җәйге сәламәтләндерү лагерьларына 54,8 мең 831 түләүсез юллама бүленгән. Шуларның 13 мең 616сы авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эше буенча министры Дамир Фәттахов әйтте.

Спикер быел балаларны сәламәтләндерү лагерьларында 218 мең 672 бала ял итәчәк, диде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов сүзләренчә, быел балаларның сәламәтләндерү кампаниясен бюджеттан финанслау 1,5 млрд сум тирәсе тәшкил иткән. “Әлеге сан елдан-ел ара бара, - диде ул. - Балалар өчен 1 мең 843 ял оешмасы эшли. Аерым алганда, 128 шәһәр яны стационар лагере, 15 санатор-курорт оешмасы, 81 палаткалы лагерь, 926 көндезге мәктәп яны лагере, 689 хезмәт һәм ял лагере, Кара диңгез яр буйларында дүрт лагерь бар", - дип сөйләде Борһанов.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды, Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты.

Салават Фәтхетдинов иң зур сабан туе Казанда узып, татарлар бирегә җыелырга тиеш дип саный

Җырчы үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты

Татарстандагы ВТБ банкының кредит портфеле 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча МСБ сегментында 33 миллиард сумга җиткән.

Татар дин әһелләре форумы делегатларына әзерләнгән концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле концерты бара.