Авыл

Кукмарада сукачылар ярышты

Җиңүчеләргә мактау грамоталары, акчалата призлар, катнашучыларга район башлыгының рәхмәт хатлары шулай ук акчалата бүләкләр тапшырылды.
11.07 06:00

(Кукмара, 11  июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны",  Ризилә Корбанова).Сукачылар бәйгесе Кукмара районында күп еллар онытылып торганнан соң, яңадан матур традициягә әверелеп килә. "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятенең "Алга" бүлекчәсенең күпьеллык үлән басулары трактор гөрелтесенә күмелде. Озак та үтмәде, бүлеп бирелгән участокларга тигез, оста итеп, сука эзе сызылды, дип яза җирле басма.

Игенченең хезмәте җир сөрүдән башлана, диләр. Әйе, элеккеге заманнардан ул җир эшкәртү - мул уңыш алуның нигезе булып торган. Бүгенге яңа технологияләр заманында да ул үзенең асылын, мөһимлеген югалтмый.

- Әлеге ярыш республикада ике елга бер тапкыр үткәрелә. Бездә дә соңгы тапкыр 2016 елда, "Урал" җәмгыяте базасында булган иде, - дип аңлатты район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. - Һәр хуҗалык ярышка үзеннән бер механизатор алып килде. Ярыш шартлары буенча быел бәйгедә МТЗ-1221 тракторлары гына катнаша. Жюри исә сөрелгән җирнең сыйфатына игътибар итәчәк, трактор, суканың төзеклегеннән чыгып баллар билгеләячәк. Гомере буе тимер ат иярләгән механизаторларның мондый вакытта күңеле түзәмени?! Әнә "Игенче Плюс" хуҗалыгының тәҗрибәле механизаторы Васыйл абый Йосыповны да сукачылар янында очраттык. Армия сафларыннан кайтканнан бирле чылбырлы тракторында эшли ул. Лаеклы ялда булса да, быел да язгы кыр эшләрендә катнашкан.

- Чәчү, урак өсте игенчеләр өчен иң күңелле вакытлар бит, - диде ул. – Менә бүген үзем катнашмасам да, карарга, егетләргә көч биреп торырга дип килдем әле. Механизаторлар булдыралар, барысы да тәҗрибәле. Хәзерге техникалар да көчле, уңайлы бит. Эшләгән кешегә бөтен шартлар да бар.

Җиңүчеләргә мактау грамоталары, акчалата призлар, катнашучыларга район башлыгының рәхмәт хатлары шулай ук акчалата бүләкләр тапшырылды.

Җиңүче механизаторлар:
1нче урын – Анатолий Герасимов, "Восток" җәмгыяте,
2нче урын – Александр Александров, "Урал" хуҗалыгы,
3нче урын – Фәнис Хәкимов, "Әсәнбаш-Агро" җәмгыяте.
Иң яшь механизатор-сукачы – Рифнур Ярмиев, "Искра" җәмгыяте.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.