Авыл

Тукай районында «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре йөз бәйләм яфраказык әзерләде

Мондый өмәләр бу атна тәмамланганчы дәвам итәчәк.
11.07 07:00

(Тукай районы,  11 июль, "Татар-информ", "Якты юл" ). Тукай районының "Якты юл" газетасы редакциясе хезмәткәрләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Әҗмәкәй, Кнәз, Шилнәбаш авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре Яңа поселогы янәшәсендә урнашкан урманда яфраказык әзерләделәр. Бер көндә күмәк тырышлык белән «Гигант» хуҗалыгының яшь малларына 12 тоннадан артык яфраказык тупланды, дип яза район газетасы.

Иртә белән редакциянең бер төркем хезмәткәрләре, кулга балта алып, перчатка киеп, Яңа поселогына юл тоттык. Без эшлисе урман табигатьнең матур бер почмагында урнашкан булып чыкты. Иң башта безгә яфраказык әзерләү технологиясен аңлаттылар. «Юанлыгы 1,5, буе 30-50 сантиметрлы яшел яфраклы ботакны яки яшь агач очын кисеп алабыз һәм 30-40 сантиметр калынлыкта себерке итеп бәйлибез», – диделәр безгә. Беребез юкә, өрәңге, миләш, чикләвек агачларының яшь ботакларын кисеп, кечкенә өемнәргә өйде, берничәбез, әлеге ботакларны бәйләмнәргә җыеп, себерке итеп бәйләде. Саф һавада, табигатькә хозурланып, бер өем яфраказыкның җыелуын сизми дә калдык. Санап карасаң, биш кешегә 100дән артык бәйләм әзерләгәнбез. Бердәмлектә – көч дип белми әйтмиләр шул. Аннары урманда яфраказык әзерләшкән хезмәттәшләр һәм «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов белән кыр шартларында төшке аш ашадык. Тәндә арыганлык, талчыгу хисе дә сизмәдек. Киресенчә, табигатькә ялга чыккан кебек кенә булдык. Шулай итеп, бер баш терлеккә биш бәйләм дип исәпләсәк, кышкы чорга 20 бозауны яфраказык белән тәэмин иттек.

Шулай ук, җомга көнне район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, Иске Абдул, Иске Дөреш, Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Комсомолец авыл җирлекләренең бюджет тармагында эшләүчеләре Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка яфраказык әзерләүдә ярдәмгә килделәр. Бу көнне әлеге хуҗалыкның абзарларына 14 тоннадан артык яфраказык кайтарылды.

Мондый өмәләр бу атна тәмамланганчы дәвам итәчәк. Бүленеш буенча, «Тимерхан» агрофирмасына, «Камский» җитештерү кооперативына, «Тукай» азык-төлек корпорациясенә, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгына, «Ярыш» хуҗалыкларына терлек азыгы әзерләүдә булышлык күрсәтеләчәк, дип яза район газетасы.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды, Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты.

Салават Фәтхетдинов иң зур сабан туе Казанда узып, татарлар бирегә җыелырга тиеш дип саный

Җырчы үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты

Татарстандагы ВТБ банкының кредит портфеле 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча МСБ сегментында 33 миллиард сумга җиткән.

Татар дин әһелләре форумы делегатларына әзерләнгән концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле концерты бара.