Авыл

Чүпрәле элеваторы ашлык кабул итүгә әзер

Монда 171 мең тонна бөртекле ашлык сакларга мөмкинлек бар.
11.07 03:00

(Чүпрәле, 11 июль, "Татар-информ", "Туган як"). Моңарчы "Борындык", аннан соң "Чүпрәле" ашлык кабул итү элеваторы дип аталган предприятиене агымдагы елның февраль аеннан "Государев Амбар" дип атый башладылар. Исеме ничек кенә үзгәрсә дә, эшчәнлеге шул килеш калды. Гадәттәгечә урып – җыю башланыр алдыннан монда республика авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус комиссиясе тарафыннан ашлык кабул итүгә әзерлек, хезмәткәрләрнең эш шартлары, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелә, дип яза җирле басма.

Җаваплылыгы чикләнгән "Государев Амбар" җәмгыяте директоры Васил Сәлахов әйтүенчә, элеватор бүгеннән ашлык кабул итүгә әзер. Монда 171 мең тонна бөртекле ашлык сакларга мөмкинлек бар икән. Аның 108 мең тоннасы элеваторда, ә 63 мең тоннасы складларга салына. Ашлыкны тирә – күрше районнардан да, Ульян өлкәсеннән дә китерәләр. Гомумән, һәр елны элеватор тулы куатенә эшли. Монда бик көчле жиһазлар урнаштырылган он тарттыру комплексы да бар. Аларны Швейцариядән кайтарып урнаштырганнар иде. Биредәге онга ихтыяҗ бик зур. Рәсәйнең күп шәһәрләре, шул исәптән Мәскәү дә монда җитештерелгән онны бик теләп ала. "Һәр айда Рәсәй башкаласына 10 – 12 вагон он озатабыз",- ди директор Васил Вазыйхович.

Тагын бер зур комплекс бар, анысы катнаш азык җитештерә. Аны ай саен 12 мең тоннага якын җитештерәләр. Сыйфаты яхшы булгач, сораучылары була инде аның. Катнаш азыкны, нигездә, Татарстан кулланучыларына җибәрергә тырышабыз. Бигрәк тә кошчылык фермалары белән элемтә нык",- ди ул. Быелгы яңа ашлыкны кабул итүгә дә зур кайгыртучанлык күрелгән. Ашлык салу, киптерү урыннары, автоүлчәгечләр, лаборатория тиешле тәртипкә китерелгән. 20 - 22 процентка кадәр дымлылыкта да игеннәрне кабул итү мөмкинлеге бар. 22 гектар мәйданны биләгән территория бөек койма белән тотып алынган, мондагы тәртипкә, чисталыкка кем генә сокланмас икән. Гадәттә армиядә частькә генерал килергә булгач шундый чисталык ясый идек. Кадрларга да кытлык юк, бүген биредә 265 кеше эшли һәм аларның һәркайсы үз вазыйфасын белеп, ихлас күңелдән башкара. Эшчеләрдән хезмәт шартлары, хезмәткә түләү турында да кызыксындым. Монда эшчеләрнең күбесе зур стажлы, айлык хезмәт хаклары уртача 25 мең сум тирәсе. Өстәвенә ай саен премия дә каралган. Шуңа күрә эшчеләр арасында хезмәт дисциплинасын бозу очраклары юк дәрәҗәсендә.

"Элеваторга эшкә килүемә быел 28 ел тулды. 11 нче директор белән эшлим. Шуңа күрә мондагы үсеш, үзгәрешләр барысы да күз алдымнан үтте. Ә менә соңгы өч елда төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне аерым ассыклыйсым килә. Төрле финанс авырлыкларына һәм санкцияләргә дә карамастан, җитәкчебез Васил Вазыйхович тырышлыгы белән территорияләргә асфальт салынды, бөтен склад биналарының түбәләре профнастил белән яңартылды, яңа ишекләр ясалды, эшчеләргә уңай шартлар тудырылды, яңа техника алынды, "КамАЗ" базасында янгын сүндерү автомашинасы кайтарылды",- дип сөйли директор урынбасары Минзаһид Юсупов. Комиссия барлык объектларны карап чыкканнан соң элеватор коллективының эшенә югары бәя бирде.

-Урак өсте барыбыз өчен дә җаваплы чор. Шушы кадәр хезмәт куеп, тир түгеп үстерелгән ашлыкның кадеренә чик юк. Аның бер бөртеге дә югалмасын һәм сыйфатлы саклансын өчен без барысын да эшләргә тиешбез",- дип җитәкче сүзен тәмамлауга ук, лаборатория начальнигы Венера Сәгъдиева әңгәмәгә кушылды. Ул лабораториянең эше турында тәфсилләп сөйләде. Эшен белеп, яратып башкаруы сизелеп тора. Заманча технологияләргә корылган жиһазлар ашлыкның нинди халәттә, сыйфатта булуын төп – төгәл әйтә бирә. "Ашлык сыйфатына килгәндә, ул кырда эшләүче комбайнчы хезмәтенә үк бәйле.

Бер басуда эшләүче ике комбайн суктырган ашлыкның да сыйфаты төрлечә булырга мөмкин. Бөтен хикмәт техниканың дөрес көйләнешенә бәйле", - дип сүзгә кушылды директор урынбасары Минзаһид Юсупов. Әйе, урып – җыю эшләренең бер генә звеносын да икенче чиратка куярга ярамый. Иген амбарга кергәнче бөтен этапта аны тиешенчә эшкәртү таләп ителә. Кырдагысы түгел, амбардагысы байлык, - дигән әйтем үзен тулысынча раслый.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.