Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Кайтып, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә – Чиләбедә татар теле укытучысы

Фәнүзә Биккулова Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
11.07 11:43

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Кайтып җиң сызганып эшлисе, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә”, - дип белдерде Чиләбе өлкәсе Уй районы Әмин авылындагы татар мәктәбендә татар теле укытучысы Фәнүзә Биккулова. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу бүләк аңа туган телләргә өйрәтү эшендә күпьеллык нәтиҗәле эше, яшь буынга татар халкының традицияләрен өйрәтү өчен тапшырылды.

Фәнүзә Биккулова Башкортстаннан Чиләбегә Әмин мәктәбенә 1995 елда килгәнен әйтте. “Килгән елларда проблемалар булды. Мин әдәби, саф татар телендә сөйләшәм. Анда диалект сүзләр күп. Кайбер сүзләрне балалар аңламый. Бер-беребезне аңламаган вакытлар булды. Хәзер инде өйрәнделәр. Сәгатьләр саны аз. 5 класстан 9 класска кадәр бер генә сәгать укытыла. Шуңа карамастан, 2004 елдан бирле һәр ел олимпиадаларда катнашабыз. Җиңүчеләр дә булдык. Бөтендөнья олимпиадасына да килдек, Россия олимпиадаларында да катнашабыз. Муса Җәлил иҗаты буенча конкурсларда да катнашабыз”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Фәнүзә Биккулова съездда катнашудан үзе өчен нәтиҗәләр чыгарганын да әйтте. “Кайтып җиң сызганып эшлисе, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә. Чөнки 5нче класска татар телен гомердә ишетмәгән балалар килә, алар белән икенче төрле эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Күбрәк практик эшләргә игътибар юнәлтергә ниятлим. Сүзлек тоттырып, китапны шундук укыта башлап, берни дә килеп чыкмый, минемчә”, - дип белдерде ул.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Президент Татарстан белән "ЛУКОЙЛ"ның товар әйләнеше 50 миллиард сумга җитүен белдерде

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "ЛУКОЙЛ" гамәви акционерлык җәмгыяте президенты Ваһит Алекперов белән очрашты.

Р.Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышын уздырды

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештыру кирәк.

Кама Аланы бистәсенә шәһәр статусы бирелергә мөмкин

Кама Аланы башлыгы сүзләренчә, бары тик биредә яшәүчеләр ризалыгы белән генә бистә шәһәр статусы алырга мөмкин.

“Сөембикә” операсының авторлары спектакльдә хатын-кыз язмышын сурәтләүләрен әйтәләр

“Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн - 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк.

Табигый газ ягучы техникаларның халыкара йөреше Бөгелмә аша узды

Техника колоннасы Баулы, Бөгелмә, Әлмәт аша уза, аннары Алексеевскига һәм Казанга юнәләчәк.