Икътисад

Майда Татарстандагы инфляция 2,2 процент булган

Бу сан гомумроссия күрсәткеченнән 2,4 процентка түбәнрәк.
11.07 12:34

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Татарстанда куллану базарында май аенда инфляция 2,2 процентны тәшкил иткән. Бу сан гомумроссия күрсәткеченнән 2,4 процентка түбәнрәк. Әлеге саннарны Россия Үзәк банкының Татарстан буенча Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада азык-төлек товарларына бәяләр динамикасы инфляцияне түбән дәрәҗәдә тотып торучы төп фактор була. 2018 елның маенда азык-төлек еллык инфляциясе бер процентны тәшкил итте, ә узган ел май аенда ул 2,2 процентка җиткән иде.

Инфляция сөт продуктларына бәя үсешен акырынайтуга шактый тәэсир иткән. Шулай итеп, быел май аенда ул 2,7 процентка, ә бер ел элек 9 проценттан да күбрәк арткан булган. Татарстан өчен товарларның бу төркеме әһәмиятле. Чөнки республика Россия төбәкләрендә сөт җитештерү буенча лидерларның берсе булып тора.

Татарстанда азык-төлек булмаган товарларга инфляция апрельдәге 2,4 проценттан майда 3,2 процентка кадәр үскән. Бу ягулыкка бәяләр белән бәйле. Шул ук вакытта республикада бензин бәясе Россиядә ягулыкка уртача бәя арту белән чагыштырганда азрак үскән.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Безнең яңа укытучы"гранты ияләре билгеле,"Ефәк юлы" марафоны катнашучылары парадка җыелды, Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга Самарада була.

Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный

Милли шура рәисе сүзләренчә, татар халкы туган телен белгән оныкларым белән горурланам, дип яшәргә тиеш.