Мәдәният

Быел Татарстан театр әһелләренә Россия Хөкүмәте стипендиясе бирелми

Стипендиягә региональ мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә эшләүче яше 35тән артмаган иҗади яшьләр дәгъва итә ала.
11.07 14:49

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Россия Театр әһелләре берлегеннән тапшырыла торган Россия Хөкүмәте стипендиатлары арасында Татарстан вәкилләре юк. Россия Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтына яшь мәдәният һәм сәнгать әһелләренә 2018 елда биреләсе ситпендияне алучылар исемлеге эленгән. Быел исемлектә Татарстан артистлары һәм режиссерлары юк.

Татарстан театр әһелләре берлеге белгече Әдилә Хәйбуллина әйтүенчә, гаризаларны театрлар үзләре бирәләр һәм күп очракта Берлеккә хәбәр итеп тормыйлар. Ул төрле елларда бу стипендияне Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова, Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров, Казан яшь тамашачы театры артисты Эльмира Рәшитова алуын әйтте. 2017 елда стипендияне Кариев театры хореографы, 2018 елда "Алтын битлек" лауреаты булган Нурбәк Батулла алган.

“Без бу стипендиягә быел да дәгъва иткән идек. Күрәсең, ел саен безгә бирмиләрдер инде. Әмма без бер федераль ярдәмнән дә калмаска тырышабыз, гаризалар биреп торабыз”, - диде Кариев театры директоры Мансур Ярмиев.

  • Стипендиягә региональ мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә эшләүче яше 35тән артмаган иҗади яшьләр дәгъва итә ала. Нигезләмә буенча, кандидатның профессиональ белеме, төрле Россия һәм халыкара конкурсларда җиңүләре юулырга тиеш. Стипендиянең гомуми күләме елга 240 мең сум. Ул ай саен 20шәр мең сум итеп бер ел эчендә түләнә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

В.Путин пенсия яшен арттыруны ошатмый, Р.Миңнеханов Х.Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде, В.Шәйхразиев кабат Милли Шура рәисе итеп сайланды.

Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде

Казан спорт объектлары чыгымнарының бер өлешен шәхси инвестицияләр каплый.

Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде

Казанда татар дин әһелләре форумында Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучыга орден тапшырдылар.

Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды

Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш съездында Э.Фәттахов урынына Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановны сайладылар.

Ринат Закиров Милли Шура рәисенең ни өчен кабат сайлануын аңлатты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе әйтүенчә, уставта төгәлсезлекләр булган.