Мәдәният

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге халыкара иҗат фестивале узачак

Фестивальдә Һиндстан, Палестина, Америка, Уфа солистлары катнашуы көтелә.
11.07 17:18

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 20, 21, 22 октябрь көннәрендә Казанның “Пирамида” концертлар залында Әлфия Авзалова исемендәге халыкара иҗат фестивале узачак. Катнашучылар арасында Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәгеннән һәм чит илдән килүчеләр дә була. Бу хакта "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова хәбәр итте.

"Әни чыгыш ясамаган, ул аяк басмаган сәхнә, төбәк безнең илдә калдымы икән. Әни 17 чит телдә җырлый белә иде. Кайсы гына илдә чыгыш ясаса да, аны зурлап, яратып кабул иттеләр. Ул җырлаганда аңа кушылып җырлыйлар иде. 1978 елда Венгриядә акапеллага венгерия гаммасын җырлады, шул чагында халык аны җиде тапкыр җырлатты", - дип искә алды ул.

Әлфия Авзалова исемендәге халыкара иҗат фестивале ике елга бер тапкыр уздырылачак. Фестивальнең төп максаты - талантлы яшьләрне ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.

"Чарада Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә катнашучылар булачак. Фестиваль турында барлык конгресс делегатларына, чит ил вәкиллекләренә хәбәр иттек. Катнашучыларга бәйгенең тәлапләрен ирештердек. Сайлап алу туры 20 октябрьдә башланып китә, катнашырга теләүче яшьләрне чакырып калабыз", - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Фестивальдә яшь талантларның чыгышына мәртәбәле жюри - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина, җырчы Алинә Шәрипҗанова бәя бирәчәк. Жюри әгъзалары арасында Америка һәм Кытайдан килгән абруйлы шәхесләр булуы көтелә.

Катнашучылар хореография, вокал, нәфис сүз осталыгы номинацияләрендә көч сынашачак. "Катнашучыларга кискен тәлапләр куелмады. Җырчыларга Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлар башкарырга туры киләчәк. Фестивальдә халык җырларын гына түгел, джаз һәм классик әсәрләр башкарырга мөмкин, бернинди чикләүләр дә юк. Профессиональ конкурс булгач, уку йортларында укыган егет-кызларны күрәсебез килә. Ул алар өчен алдагы тормышта үз юлларын табарга зур этәргеч булыр иде. Әлеге фестиваль аша дуслык күпере дә сузабыз, чөнки чит җирләрдән дә катнашучылар булачак. Фестиваль тормышта үзенең лаеклы урынын алыр дип ышанып калабыз", - диде матбугат конференциясендә Венера Ганиева.

  • Фестивальнең гала-концерты 22 октябрь көненә билгеләнгән. Әлфия Авзалова исемендәге фестивальдә җиңүче Гран-при белән бүләкләнәчәк. Фестиваль ахырында лауреатлар белән турга чыгу да каралган. Катнашучылар үзләренең осталыкларын Мәскәү, Уфа, Санкт-Петербург, Үзбәкстан тамашачыларына тәкъдим итәчәк.

"Әни Актанышны яратты. Киләсе җәйгә, катнашучыларны Актанышка да алып кайтачакбыз. Чит илдән килгән кунакларга Агыйдел елгасын күрсәтербез, анда искиткеч матур бит. Әнинең Актанышта урнашкан музее белән дә таныштырырбыз", - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова.

  • Зөлфия Нигъмәтҗанова хәбәр итүенчә, фестивальнең авторы һәм җитәкчесе Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

В.Путин пенсия яшен арттыруны ошатмый, Р.Миңнеханов Х.Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде, В.Шәйхразиев кабат Милли Шура рәисе итеп сайланды.

Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде

Казан спорт объектлары чыгымнарының бер өлешен шәхси инвестицияләр каплый.

Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде

Казанда татар дин әһелләре форумында Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучыга орден тапшырдылар.

Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды

Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш съездында Э.Фәттахов урынына Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановны сайладылар.

Ринат Закиров Милли Шура рәисенең ни өчен кабат сайлануын аңлатты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе әйтүенчә, уставта төгәлсезлекләр булган.