Җәмгыять

Fan Fest җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалованың кызы җырлаячак

FIFA чемпионаты кысаларында узачак концертта Әлфия Авзалова җырларын яңа аранжировкада тыңларга мөмкин булачак.
11.07 17:58

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанда, футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт узачак. Fan Fest җанатарлар фестивалендә татар эстрада җырчылары һәм легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова катнаша. Бу хакта "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева хәбәр итте.

"Чараның әһәмияте бик зур. Әлеге фестиваль кысаларында татар җыр сәнгатен, телен, мәдәниятен үстерергә мөмкин. Әлфия апаның иҗади мирасы мәңгелек, шуны чит илдән килгән кунакларга күрсәтергә телибез. Милләткә зур файда китергән, халыкка тугры хезмәт иткән легендар җырчының иҗатын яшь буынга үрнәк буларак күрсәтәчәкбез. Fan Fest җанатарлар фестивалендә мәдәни чаралар бик күп узды, ләкин монысы бик үзенчәлекле булачак. Җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанованың да чыгышы көтелә", - диде ул.

"Әнинең җырларыннан торган концерт оештырырга ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдим итте. Бик теләп ризалаштык, бүген үзем дә әнинең репертуарыннан бер җыр башкарачакмын. Мин 13 елдан артык эстрада тормышында кайнаган кеше, әнинең концертларында бэк-вокалист буларак чыгыш ясый идем. Әнигә минем тавыш тембры ошый иде. Икебез бергә җырлап, диск чыгарырга теләдек. Кызганыч, өлгерә алмадык", - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова.

FIFA чемпионаты кысаларында узачак концертта Әлфия Авзалова җырларын яңа аранжировкада тыңларга мөмкин булачак. "Чара яңа форматта, джаз юнәлешендә узачак. Җырларны Казан музыканты һәм продюсеры Валерий Коротков оркестры ярдәмендә башкарачакбыз. Чыгышларыбызны да тамашачы яңа аранжировкада ишетә ала", - диде Венера Ганиева.

  • Fan Fest җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалованың концерты 19.00 сәгатьтә уза.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле

Социаль һәм электрон мәйданчыклар хакимият белән халыкның үзара элемтәсен радикаль рәвештә җиңеләйткән.

Истанбулда төрки дөньяның социаль челтәре – “Төркитуй” эшли башлады

"Төркитуй" - бер тамырдан килүче, төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның бер-берсе белән уңайлырак аралашулары өчен булдырылган.

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов хезмәт кешесенең абруен күтәрергә кирәклеген әйтте, “Нур-Ихлас” мәчете территориясендә мәдрәсә төзеләчәк, иртәгә һава торышы бозыла.

Татарстан хөкүмәте 2019 елда зур концерт залын төзү эшләренә керешергә ниятли

Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге объектның концепциясен раслый, төрле юнәлешләрне һәм мәйданнарны карый, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: “Казан” милли-мәдәни үзәген Милли китапханә өчен зурайтачаклар

Мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк, диде Татарстан Президенты.