Җәмгыять

Дәүләт Думасы җенси тигезсезлек турындагы закон проектын кире какты

Июньдә Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кыз һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты түбән палатага закон проектын кире кагарга тәкъдим итте.
11.07 18:41

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы “Ир-атлар һәм хатын-кызларның дәүләт гарантияләре һәм аларны гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр турындагы” закон проектын кире какты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Июньдә Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кыз һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты түбән палатага закон проектын кире кагарга тәкъдим итте. Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин бу закон проектын эшләп бететергә кирәк, дип саный.

Аның сүзләренчә, документны Дәүләт Думасына “башка вазгыять булганда” керткәннәр.

“Ул вакытта без тәкъдим иткән күп кенә мәсьәләләрнең хәл ителүен исәпкә алырга кирәк”, - диде Володин.

Спикер хатын-кызның хезмәт хокуклары мәсьәләләре элеккечә актуаль һәм закон буенча хәл итүне таләп итә.

“Барыннан да элек бу хезмәт хакы түләүгә кагыла: кайвакыт хатын-кызның декретка китү мөмкинлеге  хезмәт баскычыннан югары менүгә һәм хезмәт хакын билгеләгәндә каршылык тудыра. Эш бирүчеләрнең хатын-кызларның бала тәрбияләүгә күп игътибар бирүләрен сәбәп итеп, эштән азат итүләре гадел түгел”, - диде ул.

Проект гамәлгә куелганнан бирле хатын-кызларның сәяси хокуклары белән бәйле вазгыять яхшы якка үзгәрде, дип билгеләп үтте Володин.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Безнең яңа укытучы"гранты ияләре билгеле,"Ефәк юлы" марафоны катнашучылары парадка җыелды, Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга Самарада була.

Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный

Милли шура рәисе сүзләренчә, татар халкы туган телен белгән оныкларым белән горурланам, дип яшәргә тиеш.