Мәдәният

Истанбулда Польша татарлары тарихы белән бәйле күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә Польша татарларының милли традицияләре һәм бүгенге яшәешләренең фотосурәтләре тәкъдим ителә.
12.07 08:41

(Истанбул, 12 июль, «Татар-информ», Рушания Алтай). 10 июльдә Истанбулда Польша татарлары тарихы белән бәйле күргәзмә ачылды. Ул Польшаның Истанбулдагы консуллыгы һәм Төрек вә ислам әсәрләре музее белән уртак оештырылган. “Польша мөселманннары – татарларның милли традицияләре һәм бүгенгесе” дип аталган күргәзмә шәһәр мәркәзендә, Солтанәхмәт мәйданындагы Төрек һәм ислам әсәрләре музеенда тәкъдим ителә.

Аның ачылу тантанасына Истанбулда яшәүче татарлар, Төркиядәге чит ил дипломатик корылыш вәкилләре, сәнгать әһелләре, галимнәр, язучылар, иҗтимагый корылыш җитәкчеләре һәм күп санлы журналистлар чакырылган. Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгының Истанбул филиалы мөдире Җошкун Йылмазның сәламләү нотыгы белән башланып киткән тантанада Төрек һәм ислам әсәрләре музее җитәкчесе Сираҗеттин Шаһин, Польшаның Анкара бөекилчесе Мачей Ланг һәм тарих фәннәре докторы Илбәр Ортайлы чыгыш ясадылар.

Мачей Ланг Польша дәүләтенең башка халыкларга тарих буенча хушкүрү мөнәсәбәтен күрсәткәнлеген әйтеп, илендәге татарларының күпчелеген кырым татарлары тәшкил итүенә басым ясады, аларның авыр язмышлары турында сөйләде.

Дөньякүләм күренекле тарих галиме, кырым татары Илбәр Ортайлы Төркия белән Польша мөнәсәбәтләренең һәрвакыт җылы булуын искәртте. Татарларның Польшага урнашу тарихын, аларның әлеге ил үсешенә керткән хезмәтләрен аңлатып үтте. Поляк халкының кайбер алдынгы вәкилләренең Госманлы империясе чорында төрек җәмгыятендә тоткан урыны, Төркиядә мәшһур булган поляклар хакында кызыклы фикерләр җиткерде. Польша татарлары арасындагы күренекле гаиләләрнең нәсел тамырлары белән бәйле мәгълүматлар китерде. Төркиянең беренче хатын-кыз бөекилчесе Әдилә Айданың кияве, ягъни Садри Максудинең оныгы, әдәбият галиме, Бөтендөнья татарлар лигасы рәисе Гөнүл Пултарның ире галим Мостафа Пултарның да нәсел тамырлары Польша татарларыннан булуын бәян итте.

Күргәзмәдә Польша татарлары тарафыннан XVIII гасырда төзелгән тарихи мәчетләр, зиратлары, кыйблага каратып салынган кабер ташлары, туй, дини бәйрәм йолалары, танылган гаиләләрнең шәҗәрәләре, тарихи документлар фотосурәт рәвешендә тәкъдим ителгән. Шулай ук Мостафа Пултарның нәсел тамырлары белән бәйле фотосурәтләр дә урын алган.

  • “Польша мөселманннары – татарларның милли традицияләре һәм бүгенгесе” күргәзмәсе 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Казанда татар юмор мәктәбен ачарга җыеналар

“Мин юморист” тамашасын оештыручылар яңа талантлар эзли.

Акимов Россия белән Сингапур хезмәттәшлеген үстерүдә Татарстанның күп эш башкаруын әйтте

Россия-Сингапур эшлекле форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин КДЭУ технопаркының Татарстанга яңа инновацион идеяләр бирәчәген әйтте

Премьер-министр, Казан дәүләт энергетика университетының 50 еллык юбилее кысаларында, технопарк ачылышында катнашты.

Татар спортчысы Илдар Ягъяев Казахстан чемпионатына әзерләнә

Киевта узган дөнья чемпионатында Илдар Ягъяев җиңүче булган иде.