Рәсми Татарстан

Казанга Кытайның Хэйлунцзян провинциясе делегациясе килде

Казан Кремлендә бүген кич белән Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очрашачак.
12.07 07:39

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Кичә, 11 июльдә, Кытайның Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао җитәкчелегендәге делегация Татарстанга килде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

“Казан” халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Бүген,  12 июльдә, делегация Иннополис шәһәрендә, Зөя утрау-шәһәрлегендә булуны һәм Казан федераль университеты белән танышуны планлаштыра.

Кич белән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очрашачак.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Безнең яңа укытучы"гранты ияләре билгеле,"Ефәк юлы" марафоны катнашучылары парадка җыелды, Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга Самарада була.

Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный

Милли шура рәисе сүзләренчә, татар халкы туган телен белгән оныкларым белән горурланам, дип яшәргә тиеш.