Мәдәният

Венера Ганиева Казанда Әлфия Авзалова музеен булдырырга кирәклеген әйтте

Музейда экспонатлар залы һәм сәнгать кунакханәсе эшләр иде, ди җырчы.
12.07 09:33

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Казанда Россиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы Әлфия Авзалова музеен булдырырга кирәк. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева шул хакта белдерде.

"Татар халкы үзенең мәшһүр җырчыларын һәм якты йолдызларын белергә тиеш. Әлфия Авзалова музее яшьләр өчен аеруча файдалы булыр иде. Сабый вакытта ятим калып, сугыш чорының төрле авырлыкларын күргән, тормышның барлык ачысын татыган шәхес ул. Шуңа да карамастан үз таланты, халкына тугры булып кала белгән йолдызның тормышы күпләр өчен үрнәк. Музейда экспонатлар залы һәм сәнгать кунакханәсе дә эшләр иде. Кунакханәдә төрле иҗади кичәләр, җыр-моң һәм шигырь бәйрәмнәре уздыра алыр идек", - диде Венера Ганиева.

Пресс-конференция посвященная памяти Альфии Авзаловой

Татар халкының атаклы җырчысы Әлфия Авзалова исемен мәңгеләштерү уңаеннан Актаныш районында “Моң патшабикәсе” дигән музей эшләп килә. Анда җырчының төрле елларда төшкән фотосурәтләре, афишалар, шәхси әйберләре, дисклары саклана.

"Әнинең барлык шәхси әйберләрен истәлеккә калсын дип җыеп барырга тырыштым. Әле дә хәтерлим, әллә ничә тапкыр чынаяклары белән каты чәй эчә торган савытын ташларга кушты. Үзе карап торганда ташлаган булам да, ул чыгып китүгә кире алып яшерә идем. Әнинең музыка аппаратурасы да бар, аны да музейга урнаштырып булачак. Киләчәктә Казанда әнинең музее булыр дип өметләнәм, аның өчен уңайлы урын сайларга кирәк", - диде легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Акимов Россия белән Сингапур хезмәттәшлеген үстерүдә Татарстанның күп эш башкаруын әйтте

Россия-Сингапур эшлекле форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин КДЭУ технопаркының Татарстанга яңа инновацион идеяләр бирәчәген әйтте

Премьер-министр, Казан дәүләт энергетика университетының 50 еллык юбилее кысаларында, технопарк ачылышында катнашты.

Татар спортчысы Илдар Ягъяев Казахстан чемпионатына әзерләнә

Киевта узган дөнья чемпионатында Илдар Ягъяев җиңүче булган иде.

Боксчы Артур Сөбхәнкулов хәзер өйрәнмәсәк, оныкларыбыз татар телен онытачак, дип исәпли

Россия һәм Куба җыелма командалары арасында халыкара матчта җиңгән боксчы егет татар телен камил белмәвеннән ояла.