Татар дөньясы

"Мүнчәли укулары"нда кемнәр чыгыш ясавы билгеле булды

Укулар быел "Татар авылларын саклау һәм үстерүдә, авыл яшьләренең әхлагын күтәрүдә рухи, дини кыйммәтләрнең мөһимлеге" дигән темага багышлана.
12.07 10:35
(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). 28 июль көнне Чүпрәле районында унберенче тапкыр Мүнчәли укулары узачак. Район сайты хәбәр итүенчә,  чарага Ульяновск, Түбән Новгород, Самара, Пенза өлкәләреннән дин әһелләре, язучылар, галимнәр, артистлар, дәүләт эшлеклеләре чакырылган.
 
Бәйрәм иртәнге 09.00 сәгәтьтә авыл мәдәният йортында вәгазь укулар белән башланып китәчәк. Анда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Сәйдә абыстай Аппакова, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов вәгазьләр сөйләр, дип көтелә. Соңрак, җәмәгать белән бергә өйлә намазы укылганнан соң, барлык кунаклар корбан ашларыннан авыз итә алачак.
 
Төшке аштан соң, Мунчәли укулары - төп дини җыен узачак. Ул быел "Татар авылларын саклау һәм үстерүдә, авыл яшьләренең әхлагын күтәрүдә, рухи, дини кыйммәтләрнең мөһимлеге" дигән темага багышлана. Балалар өчен төрле дини эчтәлектәге бәйгеләр оештырылачак. Корьән аятьләре, сүрәләр укуда катнашкан һәр балага бүләкләр каралган.
Чарада  катнашучы ир-атларга түбәтәйдән, хатын кызларга яулыклардан, калфаклардан, дини киемнәрдән булу киңәш ителә. 
 
Бәйрәмдә дини җырлар, мөнәҗәтләр белән чыгыш ясарга Чуваш Республикасының данлыклы “Мишәр” фольклор ансамбле чакырылган. Ә кичке якта мәйданда зур бәйрәм концерты булачак. Тамашачыларны татар эстрадасының яшь талантлы йолдызлары Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреатлары Азат Абитов, Гелсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, Айсылу Габдинова, танылган юморист Данир Сабиров үзенең иҗат төркеме белән ял иттерер, дип көтелә.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узган чарада Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин, Татарстан депутатлары һәм башкалар катнашты.

Авылдагы мәдәният оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә пособие бирәчәкләр

Урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләнәчәк.

Татарстанда 2019 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме билгеле булды

Республикада 73 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә акча ала.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гериатрия хезмәте оештырырга тәкъдим итте

Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.

Татарстанда 60 яше тулган ирләргә һәм 55 яшьлек хатын-кызларга пенсия ташламалары саклана

Закон проекты нигезендә, пенсияне алдан билгеләү хокукына ия булган гражданнар өчен дә ташламалар гамәлдә кала.