Мәдәният

Гавриил Державинның 275 еллыгына багышланган шигърият фестивале зурлап уздырыла

Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль районы оештыра.
12.07 11:51

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). 14 июльдә бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 275 ел тулуга багышланган Бөтенроссия шигърият фестивале узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль 10.00 сәгатьтә Казанның Лядской бакчасында (Горький урамы) Г.Р.Державин һәйкәленә чәчәкләр кую белән башлана. Анда Татарстан Республикасы җитәкчелеге, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр, укытучылар, фестиваль кунаклары һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. Алар арасында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бар. Бәйрәмдә «Каравон» һәм «Русская душа» ансамбльләре, Ольга Шатрова, «Импульс-данс» балалар бию коллективы чыгышы көтелә.

13.00 сәгатьтә бәйрәм Лаеш шәһәрендә Гавриил Державин һәйкәле каршындагы мәйданда дәвам итәчәк.

Бәйрәмнең сценарий авторы - КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты профессоры, педагогика фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Галимуллина, режиссеры: Татарстанның атказанган артисты Дмитрий Язов.

Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль районы оештыра.

  • Лаешка бару өчен 14 июль көнне 10.45 сәгатьтә Г.Державин һәйкәле янында (Мөштәри урамы ягында) гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен микроавтобус торачак.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак

Татарстан Президенты кыска вакытлы эш сәфәре белән Түбән Новгородка барачак.

Агросәнәгать комплексының үсеше дәүләт ветеринария хезмәте эшенә бәйле - Алексей Песошин

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария идарәләренә 101 машина тапшырды.

Р.Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Россия фәннәр академиясе Россия төбәкләрендә Р-ОДФО термопластик өлешчә критсаллашучы полиимид һәм башка полиимидлар производствосын оештырырга тели.

Казаның автопассажир оешмаларына табигый газда эшләүче 30 автобус тапшырдылар

Ел азагына кадәр Татарстан башкаласында табигый газда йөрүче 82 “НЕФАЗ” һәм Lotos автобус йөри башлаячак.

Илдус Фазлетдинов: Матбугат калькалар белән чуарланган, ясалма телгә якынрак

Татар журналисты әйтүенчә, бүгенге матбугат замана укучысының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерми.