Мәдәният

Земфира Сочида LiveFest Summer музыка фестивалендә чыгыш ясаячак

Бәйрәмдә, Европадагыча, "капшеринг" системасын файдаланырга ниятлиләр.
10.08 14:40

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Земфира Сочида LiveFest Summer музыка фестивалендә чыгыш ясаячак. Бәйрәмдә Европа фестивальләрендә кулланыла торган "капшеринг" системасын файдаланырга ниятлиләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

  • "Капшеринг"ның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: тамашачы ватылмый торган һәм теләсә нинди эчемлеккә яраклы стакан арендага алып, аның өчен 100 сум күләмендә залог калдыра. Фестиваль дәвамында аны чиста стаканга алыштырырга, ә кичә ахырында үзеңә сувенир итеп калдырырга яки алга таба эшкәртү өчен сәүдә ноктасына кайтарып, залогны кире алырга мөмкин.

Фестиваль Роза Хутор курортында 11 августта уза. Оештыручылар фикеренчә, фестивальнең төп концерт мәйданчыгы диңгез өсте тигезлегеннән 1600 метр биеклектә урнашуы символик мәгънәгә ия.

Төп сәхнә 15.00 сәгатьтә эшли башлаячак. Анда чараның флагман башкаручылары чыгышы көтелә. Бәйрәм 21.30 сәгатьтә Земфира концерты белән төгәлләнәчәк.

 


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

20 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме белән котлады, Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларның 60 проценттан артыгы суктырылды.

Мәскәүдә Әлфия Авзалова истәлегенә концерт булды

Сәхнәдә Венера Ганиева, Марсель Вагыйзов, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады.

Разил Вәлиев яшь укытучылар белән очрашуда туган телне ничек сакларга икәнен әйтте

“Чит телләр белү – байлык, туган телеңне белү – бәхет ул”, - диде Разил Вәлиев.

Васил Шәйхразиев "Татар моңы" бәйгесенең киләчәге булыр дип ышана

Камал театрындагы тамашаны Зөлфәт Зиннуров һәм Роза Әдиятуллина, Замирə Рəҗəпова һəм Ришат Əхмəдуллин алып бара.

"Татар моңы" бәйгесенең өч хөкемдарына халык артисты исеме бирелде

Г.Камал исемендәге театрда "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты бара.