Сәясәт

Уфа мэры, вазифасыннан җибәрүне сорап, гариза язган

Сәясәтчеләр Ирек Ялаловны Россия Федераль Җыенының Федерация Советына киләчәк, дип фаразлыйлар.
18.09 11:16

(Уфа, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 17 сентябрьдә, Уфа мэры Ирек Ялалов, вазифасыннан вакытыннан алда бушатуны сорап,  шәһәр Советына гариза тапшырган. Политолог, сәясәт фәннәре докторы Станислав Шкель "Татар-информ” хәбәрчесенә мэрның бу карарны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән килешеп кабул итүе турында әйтте.

“Аның бу адымы 9 сентябрь сайлаулары алдыннан ук килешенгән булырга тиеш. Соңгы елларда Ирек Ялаловның республика җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре катлаулы булды, турыдан-туры булмаса да, үзара гаепләүләр дә еш яңгырады. Күрәсең, сайлаулар алдыннан алар компромисска ирешә алганнардыр. Моны Рөстәм Хәмитовның сәяси уеннардагы уңышы, дип исәпләргә кирәк, ул башбирмәс мэрдан котылуга иреште”, – диде Станислав Шкель.

Республикадагы мәгълүмат чаралары язуынча, мэрның мөрәҗәгате Уфа шәһәр советының 27 сентябрьдә узачак сессиясендә каралачак.

Ирек Ялалов Уфа мэры кәнәфиендә 2011 ел ахырыннан бирле утырды. Аңа кадәр Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләгән иде. Быел 9 сентябрьдә узган Башкортстан Дәүләт җыелышы-корылтаена узган сайлауларда ул “Бердәм Россия” сәяси партиясе исемлегендә өченче урында торды.

Бәйсез экспертлар Ирек Ялалов Россия идарә органнарының берсенә эшкә чакыру алган, дип фаразлый. Алар фикеренчә, Уфа мэры Россия Федераль Җыенының Федерация Советына сенатор булып килергә тиеш. Станислав Шкель фикеренчә, Ирек Ялалов өчен бу - карьерада югары күтәрелү түгел. “Ресурсларга контроль һәм республикадагы сәяси процессларга тәэсире ягыннан мэр вазифасы сенаторлыкка караганда күпкә көчлерәк”, - диде ул.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына