Сәясәт

2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булачак

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.
24.09 10:09

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителәчәге турында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

“Быел Татарстан командасы WorldSkills илкүләм чемпионатында икенче урынны яулады. Безнең дөнья чемпионатында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлегебез бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, иң мөһиме – чемпионатта катнашу түгел, ә яңа технологияләрне һәм һөнәрләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерү.

Дөнья чемпионаты 2019 елда Казанда узачак. “Анда 70ләп илдән яшь профессиионаллар 55тән артык компетенциядә көч сынашачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Дөньякүләм чепмионатны кабул итәчәк Татарстанда 2019 ел Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителә, диде Президент.

  • Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән ТР Дәүләт Советының 40нчы утырышында мөрәҗәгать итә. Утырыш Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залы бинасында оештырылды. Аны парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Депутатлардан тыш, утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, федераль хакимият вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, эре предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре – барлыгы 600гә якын кеше катнаша. Утырыш телевидениедән һәм ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан турыдан-туры трансляцияләнә. Президент Юлламасын тыңлагач, бүген Дәүләт Советының 41нче утырышы да узачак.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына