Сәясәт, Мәдәният

Авылдагы мәдәният оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә пособие бирәчәкләр

Урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләнәчәк.
24.09 15:00

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл җирендә мәдәният өлкәсендә эшләячәк яшь белгечләргә бер тапкыр пособие түләнәчәк. «Мәдәният турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген беренче укылышта ТР Дәүләт Советының 41нче утырышында кабул ителде.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, закон нигезендә, мәдәният һәм сәнгать буенча белем бирүче уку йортларын тәмамлап, хезмәт юлын башлап кына җибәрергә җыенучы урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләү күздә тотыла. Бу чара профильле белем бирү оешмаларының чыгарылыш белгечләрен авыл җирлегендәге дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына җәлеп итәргә ярдәм итәр, дип ниятләнә. Бу пособие бер тапкыр биреләчәк.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ирада Әюпова сүзләрен җөпләп, закон проектының мәдәният өлкәсендәге яшь белгечләргә ярдәм итү максатыннан эшләнгәнен билгеләп узды. Ул документның комитет каршындагы экспертлар тарафыннан хупланганын, закон проектына уңай бәяләмә бирелгәнен белдерде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына