Сәясәт, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы белән очрашты

Шаньдун - 2008 елда беренчеләрдән булып Татарстан белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән Кытай провинциясе, диде Президент.
27.09 08:29

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цзинань шәһәренә (КХР) эш сәфәре кысаларында Шаньдун провинциясе губернаторы урынбасары Жэнь Айжун ханым белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов вице-губернаторга очрашу мөмкинлеге һәм Татарстан делегациясе визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Шаньдун – Кытайның иң алга киткән провинцияләреннән берсе. Төбәктә икътисадның нефть химиясе, энергетика, металлургия, машина төзелеше, текстиль җитештерү, авыл хуҗалыгы кебек тармаклары үсеш алган.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Шаньдун провинциясе арасындагы мөнәсәбәтләр озак вакытлы һәм продуктив тарихка ия. Шаньдун – Кытайның безнең республика белән 2008 елда хезмәттәшлек турында килешү төзегән беренче провинциясе. 10 ел эчендә багланышлар нәтиҗәсендә күп эшләр башкарылды, диде Рөстәм Миңнехано. Татарстан белән Шаньдун провинциясе арасында рәсми һәм эшлекле делегацияләр даими рәвештә алмашынып тора. Моңа мисал – «Haier» корпорациясе белән багланышлар, ул Татарстанда суыткычлар чыгару заводын ачты, кер юу машиналары һәм аш бүлмәсе өчен җайланмалар җитештерү буенча заводлар төзү эшен алып бара һәм республика территориясендә индустриаль парк оештырырга җыена.

«КАМАЗ» белән Кытай моторлар төзелеше «Weichai Power» корпорациясе арасындагы элемтәләр шуңа мисал. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ике атна элек Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форум кысаларында РФ Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин барында «КАМАЗ» ГАҖ белән «Weichai Power» арасында Россия территориясендә уртак предприятие булдыру турында килешү имзаланды.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекнең тагын бер перспектив юнәлеше – «Wanhua Chemical» химия компаниясе белән хезмәттәшлекне үстерү булырга мөмкин.

Моннан тыш, очрашуда мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендә багланышларны үстерү турында да сөйләштеләр.

Жэнь Айжун ханым үз чиратында Татарстан Республикасы Президентына Шаньдун провинциясе белән хезмәттәшлеккә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт әйтте һәм әлеге эш сәфәре төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа сәхифә ачар, дип өмет белдерде.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына