Дин

Чаллыда мәдрәсә төзи башладылар

Чаллы мөхтәсибәте Татарстанда иң зур мөхтәсибәтләрдән санала.
28.09 08:15

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Чаллыда “Нур-Ихлас” мәчете каршында курслар оештырып, ислам дине нигезләре, гарәп каллиграфиясе һәм Коръәнгә өйрәтү ниятеннән уку корпусы төзелешенә керештеләр. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ике катлы мәдрәсә бинасы проектын узган елны ук әзерләгәннәр. Быел сентябрьдә төзелеш эшләренә керешкәннәр.

Хәзерге вакытта казу эшләре башкарылды һәм нигезнең бер өлеше салынган. Быел нуленче кат төзелешен башкару көтелә. Барлык төзелеш эшләре иганәчеләр хисабына алып барыла. Мәдрәсә проекты 10-15 кешелек 8 бүлмәгә исәпләнгән.

  • Чаллы мөхтәсибәте Татарстанда иң зур мөхтәсибәтләрдән санала. Хәзерге вакытта биредә 14 мәчет, 1 мәдрәсә һәм “Хәзинә” балалар клубы эшли.

Моннан тыш, мөселманнар өчен “Мәрхәмәтле ярдәм” таныштыру үзәге һәм “Ихсан” хәйрия фонды бар, алар ятимнәр, күп балалы һәм аз керемле кешеләргә актив социаль ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук “Хәләл үзәк” сәүдә-күргәзмә комплексы эшли һәм корбан чалу өчен махсус урын бар. Мөхтәсибәт тарафыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ел саен татар милли көрәше буенча мөселман яшьләре арасында Берләштерелгән республикакүләм ачык турниры һәм кул көрәше уза.

Теләгән кешеләр “Нур-Ихлас” мәчете мәдрәсәсе төзелешенә счет аша яки мәчеткә килеп акчалата булыша алалар. Шулай ук башка төрле ярдәм дә (төзелеш эшендә булышу) кабул ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына