Татар дөньясы

Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә Тукайга һәйкәл куюны хуплады

Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсенең татар оешмасы активы белән очрашты.
01.10 12:45

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"), Бүген Магнитогорск шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магнитогорскида татар мәдәни үзәге ачу һәм Г.Тукайга һәйкәл кую турында Чиләбе өлкәсенең татар оешмасы активы белән  сөйләште. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оешма активы белән очрашуда Магнитогорскида татар мәдәни үзәге булдыруга бәйле сораулар буенча фикер алыштылар. Шулай ук татар телен өйрәнү буенча этномәдәни компонент булган мәктәп оештыруга ярдәм итү, “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының корпунктын ачу һәм Магнитогорск – Казан туры авиарейсын булдыру мәсьәләләре дә каралды.

Татарстан Президенты белән очрашу вакытында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова Чиләбедә Г.Тукайга һәйкәл куярга тәкъдим итте. Ике төбәк җитәкчесе дә бу идеяне хуплады.

Очрашу тәмамлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов “Беренче чатыр” һәйкәленә чәчәкләр салды. Ул "Магнитка"ның беренче төзүчеләренә багышланган. Аларның күбесе березент чатырларда яшәгән һәм кыш чыккан. Магнитогорскиның беренче төзүчеләре арасында Татарстанның барлык районнарыннан килгән татарлар да булган.

Татарлар белән очрашуда Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск шәһәре Башлыгы Сергей Бердников, ПАО “Магнитогорск металлургия комбинаты” Директорлар советы Рәисе Виктор Рашников һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына