Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов һәм Даниянең Россиядәге Илчесе хезмәттәшлек турында фикер алышты

Карстен Сендергорд Татарстанның югары икътисади һәм инвестицион потенциалын билгеләп үтте.
02.10 08:48

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Карстен Сендергорд белән Татарстан-Дания хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

  • Карстен Сендергорд Даниянең Россиядәге Илчесе итеп быел август аенда билгеләнгән.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Чрезвычайным и Полномочным Послом Королевства Дания в Российской Федерации Карстеном Сендергордом

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Сендергорд әфәнде 2 октябрь көнне «Алабуга» МИЗдагы «Rockwool» заводының яңа линиясен ачуда катнашырга җыена.

Рөстәм Миңнеханов Илчене сәламләп билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Россия-Дания мөнәсәбәтләре кысаларында Дания белән актив хезмәттәшлек итә.

Дания бизнесы Татарстанда уңышлы эшләп килә. 2012 елда «Rockwool» компаниясе «Алабуга» МИЗда янмый торган материаллар җитештерү буенча Европада иң зур заводларның берсен ачты. Иртәгә компания теплица үсемлекчелеге өчен «Grodan» минерал-мамык субстратларын чыгару проектының икенче чиратын ачачак.

Моннан тыш, республикада ресурсларны һәм энергияне сак тоту өлкәсендә Дания тәҗрибәсе кулланыла. Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортлары «Данфосс» һәм «Хальдор Топсе» компанияләре белән хезмәттәшлек итә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Чрезвычайным и Полномочным Послом Королевства Дания в Российской Федерации Карстеном Сендергордом

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан белән Дания арасында товар әйләнеше шактый үскән. Аның сүзләренчә, бу динамиканы киметмәскә кирәк. Бүген энергетика, югары технологияләр, машина төзелеше, сәламәтлек саклау һәм фармацевтика, АСК, инвестицион һәм инновацион-җитештерү тармакларында үзара файдалы багланышларны киңәйтү өчен зур потенциал бар.

Карстен Сендергорд Татарстанның югары икътисади һәм инвестицион потенциалын билгеләп үтте.

Илче хәбәр иткәнчә, бүген Россия базарында 200ләп Дания компаниясе эшли. «Минем бурыч – Россиядә Дания компанияләре эшчәнлеген киңәйтүгә ярдәм күрсәтү», - диде Карстен Сендергорд.  

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Чрезвычайным и Полномочным Послом Королевства Дания в Российской Федерации Карстеном Сендергордом

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына