Дин

Галиев мәчетендә исламның актуаль мәсьәләләре турында лекцияләр башланды

Пәнҗешәмбе көнне “Мөселман дискуссион клубы” үз эшен башлап җибәрәчәк.
02.10 19:50

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Казанның Галиев мәчетендә исламның актуаль мәсьәләләре буенча ачык лекцияләр циклы башланды. Ни өчен хәнәфи мәзһәбе буенча гамәл кылу һәм аны саклау мөһим, исламда тарихи-мәдәни мирасның роле нинди – әлеге һәм башка сорауларга танылган белгечләр: галимнәр, остазлар, имамнар, дин эшлеклеләре җавап бирәчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 октябрь көнне лекцияләр циклын “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин башлаган. Ястү намазыннан соң ул хәдис гыйлеме буенча дәрес үткәргән. Лекцияне тыңларга утызлап яшь мөселман килгән.

Зөлфәт хәзрәт сәдаканың мәгънәсен ачкан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм сәхабәләр мисалында ул үзеңнең финанс торышыңнан чыгып сәдака бирүне аңлаткан. “Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, Аллаһы Тәгалә сәдака бирүнең башка юлларын да күрсәткән. Тәсбих кылу – сәдака, изге эшкә чакыру һәм яманлыктан тыю – сәдака; гаиләңә күркәм мөнәсәбәттә булу – шулай ук сәдака”, – дигән Зөлфәт хәзрәт.

Хәзрәт шулай ук яшьләргә үз араларыннан дуслар сайлау буенча киңәшләрен биргән. “Сәхабәләр бер-берсе белән изге гамәлләр кылуда ярышканнар. Шундый әйтем бар: синең дустың үзеңә караганда да яхшырак булырга тиеш. Әгәр син дустыңның күп изге гамәлләр кылганын күрсәң, синдә стимул булачак: аның белән тигез яки аннан да яхшырак булырга. Үзегезне аска өстерәүче дусларны сайламагыз”, – дип әйткән Зөлфәт хәзрәт.

Хәдис гыйлеме буенча дәресләр һәр дүшәмбе ястү намазыннан соң узачак. Һәр сишәмбедә исламның актуаль темалары буенча лекцияләр, вәгазьләр укылачак. Чәршәмбе көнне Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков хәнәфи фикъһен алып барачак. Пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә “Мөселман дискуссион клубы” үз эшен башлап җибәрәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына