Дин

Калининградта “Фәхретдин укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була

Әлеге чара Калининград шәһәре һәм Калининград өлкәсе мөселманнары җәмгыяте теркәлүнең 25 еллыгы уңаеннан үткәрелә.
02.10 20:49

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). 15 - 17 октябрь көннәрендә Калининград шәһәрендә V “Фәхретдин укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциянең темасы “Ислам һәм Калининград өлкәсе мөселманнары Ватанга һәм үз диннәренә хезмәттә” дип атала. 

Әлеге чара Калининград шәһәре һәм Калининград өлкәсе мөселманнары җәмгыяте теркәлүнең 25 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Укулар җәмгыять үсешен алга җибәрүдә дәүләт һәм социаль институтланың хезмәттәшлегенә багышлана.

Чараны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү ислам институты оештыра. Биредә дәүләт органнары вәкилләре, дин эшлеклеләре, социологлар, фәнни һәм иҗтимагый интеллигенция вәкилләре катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына