Фән һәм мәгариф

Актанышта терроризмга каршы эшчәнлекнең оештырылуына бәя бирелде

Актанышта "фаҗига булган урынга" иң беренче килеп туктаган янгын сүндерүчеләр мәктәпкә узды.
04.10 08:00

(АКтаныш, 4 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"  , Лилия Бәхтиева). Актанышның беренче санлы мәктәбеннән “Киенү бүлмәсендә бомба шартлады, 9 укучы яраланды!”, - дигән сүзләрне кабул итеп алучы, мөгаен, бу хәлләр чынлыкта булса, бер мизгелгә каушап калыр иде. Әмма гражданнар оборонасы буенча укулар вакытында бу шалтырату терроризмга каршы өйрәнүләрнең башлангыч ноктасы иде, дип яза җирле басма.

 Һәр елдагыча, Актанышның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге менә шулай көтмәгәндә, кинәт тикшерелде. Терроризмга каршы эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә оештырылуына бәя бирелде.

Оператив хезмәтләр бу юлы да сынатмады. Санаулы минутлар эчендә полиция вәкилләре ситуациянең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына төшенде һәм, алга таба шартлау куркынычы юклыгына инангач, оператив төркемгә сигнал бирде. Оператив төркемнең вакытлыча урнашу урыны итеп “Яшьлек” МҮ каршысындагы мәйдан билгеләнгән иде. Янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, газ, электр өчен җаваплы хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән машиналар, көчле сиреналар белән, мәктәпкә ашыкты. Бу вакытта, билгеле, мәктәп яны юлларында хәрәкәт тулысынча туктатылды. Шартлы рәвештә “шартлаган” мәктәптән укучылар да, укытучылар да иң беренче чиратта эвакуацияләнде. Алар махсус автобус белән икенче мәктәпкә озатылды.

 Фаҗига булган урынга иң беренче килеп туктаган янгын сүндерүчеләр мәктәпкә узды. Зыян күргән ике укучыны да нәкъ менә алар ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырды.

 Оператив төркем, районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Илфак Бариев белән берлектә, бомга “шартлаган урынны” карап чыкты.

 Чара ахырында бүгенге өйрәнүләрдә катнашучылар катнашында башкарылган эшкә анализ ясалды. 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Мөфтият вәкиле хатын-кызларга ничә яшьтән хаҗга ялгыз барырга яраганын әйтте

45 яшькә кадәрге хатын-кызлар Согуд Гарәбстанына ирекле рәвештә керә алмый, диде “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.