Икътисад

Роман Шәйхетдинов Казанда Dahua Technology Кытай компаниясе вәкиллеге ачылу турында әйтте

Кытай компаниясе Татарстанда “акыллы” видеокамералар җитештерә башлаячак.
04.10 11:02

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Казанда Dahua Technology Кытай компаниясенең Идел буендагы вәкиллеге ачылачак. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Бу турыда компаниянең БДБ илләрендәге генераль директоры Чжао Шенбо белән очрашу вакытында билгеле булган.

Dahua Technology компаниясе - видеокүзәтү өлкәсендә эшләүче җитештерүче. Ул дөнья күләмендәге әйдәп баручылар рәтендә. Оешма куркынычсызлык системасы буенча дөнья базары өчен “акыллы” камералар җитештерә. Кытай компаниясе Татарстанда җитештерү ачарга һәм җиһазларны җыю белән шөгыльләнергә планлаштыра, диде министр.

Dahua Technology компаниясе вәкиллеге Идел буе федераль округының 14 төбәген үз эченә алачак. Ул Татарстанда агымдагы ел ахырында ук барлыкка килергә мөмкин. Вәкиллекне Диас Сафин җитәкләячәк. Ул башта Татарстанда “Ростелеком” компаниясен җиткәләгән иде, диде Роман Шәйхетдинов.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Кытай компаниясенең урнашу урыны турында мәсьәлә хәл ителә. Dahua Technology компаниясенә ике урын – республиканың Югары Ослан һәм Лаеш районнарында “Иннополис” махсус икътисади зонасында ике мәйданчык тәкъдим ителгән.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына