Фән һәм мәгариф

КФУда Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлаячак

Яңа мәктәп Хөкүмәт заказы белән ачыла.
05.10 10:33

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, республика Хөкүмәте заказы белән, өстәмә рәвештә 125 бала кабул ителгәнен әйтте. "75 бала көндезге бүлеккә, 50 бала читтән торып уку бүлегенә керде. Көндезге бүлеккә математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү дигән белгечлекләргә кабул итү оештырдык. Читтән торып уку бүлегенә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укытучылары дигән белгечлеккә кабул ителде. Әлеге юнәлештә кабул итү беренче тапкыр оештырылды. Балалар киләчәктә уку йортын тәмамлап, ике телдә дәүләт телләрен укыта алырлык, ягъни билингваль укытучылар булачак. Шушы уңайдан, җәй көне университет җитәкчелеге карары белән, Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелде. Шулай итеп, 1 ноябрьдән безнең структурада яңа югары мәктәп барлыкка килә", - диде. Рәдиф Җамалетдинов 125 баланы укыту өчен 11 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгәнен әйтте.

  • Институтка быел барлыгы 1013 студент кабул ителгән.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Мөфтият вәкиле хатын-кызларга ничә яшьтән хаҗга ялгыз барырга яраганын әйтте

45 яшькә кадәрге хатын-кызлар Согуд Гарәбстанына ирекле рәвештә керә алмый, диде “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.