Рәсми Татарстан

Казан Кремлендә Антон Силуанов рәислегендә капитал кертемнәрен саклау турында киңәшмә бара

Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
05.10 18:09

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). РФ Финанс министрлыгы "Россия Федерациясендә капитал кертемнәрне саклау һәм хуплау, аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын тәкъдим итә. Бу тема буенча РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - финанс министры Антон Силуанов рәислегендә Казан Кремлендә киңәшмә уза. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Закон проекты нигезендә, капиталь кертемнәрне саклау турында Россия Федерациясе һәм инвестор арасында килешүләр төзеләчәк һәм гамәлгә ашырылачак. Алар Россия территориясендә инвестицион проектларның тотрыклылыгына гарантия бирә. Бу килешү дәүләт-хосусый, муниципаль-хосусый партнерлык турында килешүләргә, сәнәгать сәясәте турында закон нигезендә төзелгән махсус инвестицион контрактларга кагылмый.

Совещание по защите и поощрению капиталовложений. Проводит первый заместитель Председателя Правительства Российской Федерации – Министр финансов Российской Федерации Антон Германович Силуанов. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Капитал кертемнәрен саклау турында килешүләр авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, балыкчылык, файдалы казылмалар чыгару, эшкәртү производстволары, электр энергиясе, газ, пар, җылылык, су белән тәэминат, төзелеш, чүп җыю кебек эшчәнлекләрне колачлый.

Инвесторның проектка керткән акчасы 3 млрд сумнан да ким булмавы шарт. Проектның гомуми бәясе 10 млрд сумнан да ким булмаячак. Әгәр инвестор проектка 30 млрд сумга кадәр акча кертә икән, проект 6 ел эчендә гамәлгә ашарга тиеш. Кертемнәр 30 млрд сумнан күбрәк булган очракта, проект үтәлешенә 12 ел бирелә. Федераль закон проекты кабул ителгәннән соң, капиталь кертемнәргә гарантия бирүче килешүне 3 ел эчендә төзергә мөмкин.

Совещание по защите и поощрению капиталовложений. 
Проводит первый заместитель Председателя Правительства 
Российской Федерации – Министр финансов Российской Федерации 
Антон Германович Силуанов. 
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Антон Силуанов Хөкүмәттә, министрлык һәм ведомстволардан икътисади үсеш, инвестицияләр җәлеп итү өчен җавап бирүче белгечләрдән махсус эшче төркем төзелгәнен әйтте. "Төп бурыч - компания ресурслары читкә китмичә, Россиядә кулланышка җәлеп итәргә булышу", - дип аларның яңа производстволар, эш урыннары булдыру өчен мөһимлеген ассызыклады.

"Үзебез өчен берничә юнәлеш билгеләдек. Сүз илкүләм проектлар, экспортка йөз тоткан производстволар турында бара. Кеше капиталы үсеше белән шөгыльләнүче өлкәләрдә яңа бизнеслар булдыру күздә тотыла. Бу нисбәттән, бизнес белән диалог корырга телибез. Бездә соңгы вакытка кадәр бизнес белән диалог җитәрлек булмады. Үзара багланышларны яңа дәрәҗәгә куярга телибез", - диде Силуанов.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.