Фән һәм мәгариф

Кукмарада мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Укытучыларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров котлады.
05.10 22:00

(Кукмара, 5 октябрь, "Татар-информ",  "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). Кукмара районы Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган чара уздырылды, дип яза kukmor-rt.ru.

Район башлыгы Сергей Димитриев укытучыларны бәйрәм белән котлады, республика август конференциясенә хәзерләнүгә булышканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук үзенең Мактау грамоталарын тапшырды.

- Районыбызда белем бирү Республика күләмендә югары дәрәҗәдә тора, - диде ул. - 2018 ел – Халык мәгарифе елы, дип игълан ителгән иде. Ул район тарихына кереп калачак, чөнки Кукмара җирлегендә киңкүләмле чара – мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясе үтте. Хөрмәтле остазлар! Эшчәнлегегез, киңәшмәне үткәрүдә булышканыгыз өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Шәһәребез тагын да матурланды. Бездә кунак булганнарның барысы да югары бәя бирде. Бу – безнең өчен зур дәрәҗә.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров та укытучыларга изге теләкләрен җиткерде, мәгариф өлкәсендәге уңышлар турында сөйләде. Бөтен гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне лаеклы ялга озатуы бераз моңсулык уятты. Аларга да Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Чара Кукмара сәнгать мәктәбенең вокаль ансамбльләре, район үзешчән артистлары һәм укытучыларның чыгышлары белән бергә үрелеп барды.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.