Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Киото шәһәрендә “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” форумында катнашты

Форум 15нче тапкыр дөньяның 150 иленнән, шул исәптән Россиядән, 1,5 меңнән артык галимне, эшкуарны, сәяси һәм җәмгыять эшлеклесен җыя.
07.10 10:33

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониядә “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (STS-форум) еллык халыкара форумын ачу тантанасында катнашты. Чара Киото шәһәренең халыкара конференц-үзәгендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу форум 15нче тапкыр дөньяның 150 иленнән, шул исәптән Россиядән, 1,5 меңнән артык галимне, эшкуарны, сәяси һәм җәмгыять эшлеклесен җыя.
Тантанада, бу халыкара конференциягә нигез салучы Кодзи Омидан тыш, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ катнашты. Россия делегациясен Россия Икътисади үсеш министры Максим Орешкин җитәкли.

Сәламләү сүзендә Максим Орешкин, фән һәм технологияләр Россия белән Японияне тоташтыручы күпер ролен уйнарга тиеш, дип белдерде.

"Фән һәм технологияләр үсеше – илебезнең илкүләм өстенлеге һәм без технологик хезмәттәшлеккә ачык. Мин, Президентның Россия-Япония мөнәсәбәтләрен үстерү буенча махсус илчесе буларак, фән һәм технологияләр Россия белән Японияне тоташтыручы күпер булуын тәэмин итү өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланачакмын", - диде ул.

Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белдерүенчә, ул якындагы өч елда – үзенең премьерлык срогы чорында – илдә инновацияләр үсешенә мөмкин кадәр нык игътибар итәчәк.

“Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” форумы 2018 елның 7-9 октябре көннәрендә эшләячәк. Бу көннәрдә халыкара экспертлар “Геномны редакцияләү”, “Яңа транспорт системалары”, “Сәламәт картаю һәм профилактик медицина”, “Ясалма интеллект һәм җәмгыять”, “Кибериминлек” һәм башка темалар буенча фикер алышачак.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Японию

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Тотрыклы үсеш” пленар сессиясендә дә катнашты.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Мөфтият вәкиле хатын-кызларга ничә яшьтән хаҗга ялгыз барырга яраганын әйтте

45 яшькә кадәрге хатын-кызлар Согуд Гарәбстанына ирекле рәвештә керә алмый, диде “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.