Рәсми Татарстан

Миңнеханов Путинны туган көне белән татар телендә котлады

“Туган көнегез белән, безнең хөрмәтле Президент”, - дип язган татар телендә республика башлыгы.
07.10 14:30

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләте башлыгы Владимир Путинны котлауларга кушылды. Instagram битендә Рөстәм Миңнеханов видеоролик һәм Татарстанның ике дәүләт телендә котлау урнаштырган.

“Бүген безнең ил лидерының Туган көне! Владимир Владимировичка сәламәтлек һәм Ватан иминлеге өчен куйган хезмәтеннән канәгатьләнү алуын телибез! Туган көнегез белән, безнең хөрмәтле Президент”, - дип язган Миңнеханов.

Татарстан Президенты тарафыннан куелган видеоролик Путинның күптән түгел Татарстанга булган эшлекле сәфәрен искә төшерә. Аерым алганда, дәүләт башлыгы Спортның су төрләре буенча чемпионаты чараларында катнашты, Горбунов исемендәге КАЗда һәм “КАМАЗ” ГАҖдә булды.

Россия Президенты Владимир Путинга бүген 66 яшь тулды. Матбугат хәбәрләрендә ил башлыгының, бәйрәм ял көненә дә туры килгәнлектән, туган көнен якыннары даирәсендә гаиләдә билгеләп узачагын планлаштыруы хәбәр ителгән иде.

Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, бу көнне телефон аркылы башка илләрнең беренче затларыннан котлауларны санап бетереп булмый. Әмма шалтыратулар көнүзәк халыкара мәсьәләләрдә фикер алышу белән бергә бара.
 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.