Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Япониянең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Япониядә ике көнлек эш сәфәрендә.
08.10 07:27

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов кичә, үзенең Япониягә ике көнлек эш сәфәренең беренче көнендә, илнең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты. Аралашу Канадзава шәһәрендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Яшьләр палатасы – Япониянең иң танылган яшьләр оешмаларының берсе. Ул дөньядагы иң беренче яшьләр палатасы – Америка Кушма Штатлары Яшьләр палатасы үрнәгендә оештырылган. Яшьләр палатасы - коммерциячел булмаган оешма, һәм ул үз сафларында 20-40 яшьлек гражданнарны берләштерә.

Яшьләр палатасы вәкилләре, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, аңа Япониягә килгәне һәм очрашу мөмкинлеге тапканы өчен рәхмәт җиткерделәр. Аннан соң яшьләр кыскача гына Яшьләр палатасы эшчәнлеге һәм аның тарафыннан уздырыла торган чаралар белән таныштырдылар.

Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр палатасы әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, оешма белән хезмәттәшлекне җайга салырга һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуны оештырырга дигән тәкъдим белән чыкты.

Очрашуда - креатив нидустрияне, волонтерлыкны үстерү; яшьләрнең предприятиеләрдә эшләве, шулай ук Япония спортчыларының һөнәри осталык буенча Казанда 2019 елда уздырылачак WorldSkills дөнья чемпионатында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов активистларга очрашу өчен мөмкинлек табулары өчен рәхмәт әйтте һәм бу аралашу киләчәктәге хезмәттәшлеккә этәргеч бирер, дигән ышаныч белдерде.

“Сезне Татарстан Республикасын күреп китәргә чакырам”, - диде Президент.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Мөфтият вәкиле хатын-кызларга ничә яшьтән хаҗга ялгыз барырга яраганын әйтте

45 яшькә кадәрге хатын-кызлар Согуд Гарәбстанына ирекле рәвештә керә алмый, диде “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.